Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр эшли

Бу атна илебездә, республикабызда, районыбызда коронавирустан бердәм саклану атнасы буларак уза.

Әлеге чорда барлык оешмаларның, ведомстволарның эшен көйләү, халык арасында туган сорауларга җавап бирү өчен оператив штаб булдырылды һәм аның җитәкчесе итеп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА билгеләнде. 

 

Республика териториясендә кебек үк узган атнада ук безнең районда да спорт, мәдәни һәм башка төр чараларны уздыру, кальян кебек хезмәтләр туктатылды. Кафе-ресторан, матурлык салоннары, сәүдә үзәкләре, сәнәгать товары кибетләре дә эшләми.  Әгерҗедәге “Яшьлек” скверы, “Орешник” паркы, “Локомотив” стадионы да ябык. Җәмәгать туклануы урыннары кешеләргә хезмәтне дистанцион, китереп бирү хезмәте аша гына күрсәтә.

Шул ук вакытта даруханәләр, азык-төлек һәм халыкка беренче кирәкле әйберләр сатучы кибетләр гадәти режимда эшләүләрен дәвам итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев