Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә балалар әкият доньясына чумдылар

Балаларга бүләкләр тапшырдылар

13 август көнне «Талантлар салават күпере» балалар иҗат йортында Белем көненә багышланган бәйрәм булды. Бу чара кысаларында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дип аталган акция узды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина яңа уку елында 479 бала беренче сыйныфка барачагын билгеләп үтте. 18 балага мәктәптә кирәкле әсбаплар буләк ителде. Бу чарада шулай ук акция спонсорларының берсе булган Тимкина Раушания Вәсим кызы да катнашты һәм балаларга бүләкләр тапшырды.

Чара дәвамында балалар бик кызыклы программада катнаштыла, әкият доньясына чумдылар. Викторина сорауларына җавап биреп, юл кагыйдәләрен дә искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, хәтта зарядка ясадылар..

Балаларга һәм ата-аналарга котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гыйльметдинова Римма Ринат кызы мөрәҗәгать итте.

"Берничә көннән соң сезнең өчен яңа ишекләр ачылачак. Мәктәптә уку сезгә барлык сорауларга да җавап табарга ярдәм итәчәк. Сезгә бары тик уңышлар һәм түземлек телим. Киләчәктә сезне зур җиңүләр көтуенә ышанып калам!» - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев