Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә баракларга көн бетәчәк

2014 ел йомгаклары буенча Татарстан - ил күләмендә хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча бишенче ел рәттән беренче урында. Рейтинг нәтиҗәләре 7 майда Россия Хөкүмәте утырышында яңгырады. Нәтиҗәлелекне бәяләүче төп критерийлар - төбәкнең икътисадый һәм социаль тармакларындагы үсеше һәм хакимият органы эшчәнлегенә халык бәясе. Бәя соңгы өч елдагы күрсәткеләр буенча бирелә....

2014 ел йомгаклары буенча Татарстан - ил күләмендә хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча бишенче ел рәттән беренче урында. Рейтинг нәтиҗәләре 7 майда Россия Хөкүмәте утырышында яңгырады.


Нәтиҗәлелекне бәяләүче төп критерийлар - төбәкнең икътисадый һәм социаль тармакларындагы үсеше һәм хакимият органы эшчәнлегенә халык бәясе. Бәя соңгы өч елдагы күрсәткеләр буенча бирелә. Шулай итеп, Татарстан югары күрсәткечләрне елдан-елга саклап кына калмый, барлык социаль-икътисади юнәлешләр буенча зур үсеш күрсәтә.
Әгерҗе районы да соңгы елларда моңа кадәр күрелмәгән төзелеш темпы, калкып чыккан дистәләгән күпкатлы йортлары белән горурлана ала. Районыбызга соңгы тапкыр эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Хөкүмәте Башлыгы, якташыбыз Илдар Халиков та:
- Әгерҗедәге Ометов урамын танымый тордым. Узган гасырның утызынчы елларында төзелгән бараклар у
рынында дистәләгән йортлар калкып чыгуына чын күңелдән сөенәм, - дигән иде.
Әйе, шәһәребездәге төзелеш бумы - һәрберебезнең күз алдында. Узган ел гына да республика программасы буенча төзелгән өчәр катлы 15 йорт файдалануга тапшырылды. Тузган баракларда яшәгән 267 гаилә фатирлы булды.
Быел да тузган торактан күчерү программасы буенча Ометов, Чайковский, Энгельс урамнарында өчәр катлы дүрт йорт төзелешендә кызу эш кайный. Көзгә 96 гаилә фатирлы булачак дигән сүз бу.
- Моннан тыш та шәһәрдә тагын биш йорт төзелешен быел башлап куярга ниятләп торабыз, - ди район
башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов.
- Россиянең бер генә төбәгендә дә Татарстан шәһәр-районнарындагы кебек төзелешләр алып барылмый. Ә Идел буе федераль округына кергән төбәкләр арасында халыкны торак белән тәэмин итү буенча Татарстанга тиңнәр юк. Бу - Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән халыкның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсе. Илдә кризис дип чаң суксалар да, төзелеш темпы кимемәве, районнарда республика программаларының уңышлы дәвам итүе Рөстәм Нургалиевичның халык турында кайгыртучанлыгы турында сөйли. Республикабызда мондый сәясәт алып барылганда Әгерҗебезнең йөзен ямьсезләп торучы, яшәү өчен бернинди уңайлыгы булмаган баракларга көн бетәчәк, - ди район башлыгы Валерий Макаров.
20-30 ел буе бернинди капиталь ремонт күрмәгән йортларда зур төзекләндерү эшләре дә дәвам итә бүген. Районда сигез йортта ремонт эшләре башкарыла.
Парклар һәм скверлар елында Республика җитәкчелеге тарафыннан Әгерҗедә парк төзергә 9 миллион сумнан артык акча бирелүе дә зур сөенеч булды.
- "Яшьлек" паркын Республика көнендә ачарга планлаштырабыз. Моннан тыш, Чапаев урамы, 3нче йортта, II Гагарин тыкрыгында төзеләчәк спорт мәйданчыклары да балалар өчен менә дигән шөгыльләнү урыны булачак. Мондый мәйданчыклар Кырынды белән Исәнбайда да төзеләчәк, - ди Валерий Макаров.
БЕЛЕШМӘ:
Республика программалары буенча төзелә:
Шаршадыда 50 урынга бакча-мәктәп;
Иж-Бубыйда, Сарсак-Омгада ФАП, Кадыбашта амбулатория, Исәнбайда, ветеринария пункты;
Кичкетаңда Дәүләт торак фонды, Салагышта район казнасы хисабына полиция хезмәткәре өчен йортлар;
Ямурзада спорт залы белән клуб;
Кадрәктә 26 йортка ике контурлы газ казаны куела;
1нче гимназиядә капиталь ремонт эшләре бара;
Тирсә, Бима, Тәбәрле мәктәпләрендә котельныйларда газ казаннары яңартыла;
Күләгәштә 100 урынлы бакча-мәктәпнең проект-смета документациясе эшләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев