Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә бөек язучы исемен йөртүче урамда узган бәйрәм хөрмәтләүләргә бай булды

Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.

 

 

Бәйрәмне оештырган район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең әлеге чара өчен нәкъ менә бу урамны сайлаулары очраклы түгел. Чөнки 2018 Татарстанда Лев Толстой елы. Башкалабыз Казанда да, республикабыз шәһәрләрендә күренекле язучы исемен йөртүче урамнар күп. Әгерҗедә дә Толстой урамына 1850 еллар тирәсендә нигез салынган, ул вакытта “Бөгрә очы“ дип йөртелгән дигән мәгълүмат бар. Бирегә иң беренче булып Мулламөхәммәт Акбашев һәм Гыйләҗ бабайның бабалары урнашкан, диләр. Хәзер анда 148 кеше гомер кичерә.

Мин әлеге урамда алтмыш ел яшим. Балачагым, яшьлегем шушында узды. Җәмәгатем Галиәхмәткә кияүгә чыккач, әниләрдән өч кенә өй куеп яңа йорт салып чыктык. Хәзер төп йортта энебез Рамил белән киленебез Гөлсинә гомер кичерә. Үзем үскән урамда төпләнеп калуыма һич кенә дә үкенмим. Бу урам шунысы белән дә күңелемә якын, дистә йортны ташчы әтием төзегән, диде Рәйсә апа Низамбиева.

– Ә без үскәндә дүрт өйдә игезәкләр бар иде. Сыңарым Нәзирә белән мин, Кочетковлар, Кәримовлар, Никандровалар бик тату, дус үстек. Урам тулы бала-чага иде. Бик сагындыра ул вакытлар. Бүген бәйрәмгә килгәч урамдашларны күреп бик сөендем. Алар белән бәйле күпме хатирәләр яши күңелдә, дип кушылды аңа Вәзирә Мөхтәсипова.

Чынлап та, бәйрәмгә килүчеләрнең йөзләрендә сөенеч балкый иде. Кул биреп, кочаклашып күрешәләр, “исеңдәме?“, “ә син хәтерлисеңме?“, “элекке урам белән хәзергесен чагыштырып та булмый“ дип сөйләшәләр, хәл-әхвәл белешәләр. Озак күрешмәгәннәр сагыну хисләрен дә белдереп алалар.

Учакта пешүче ботканың тәмле, күмер самавырында кайнаучы чәйнең хуш исләре борыны кытыкласа, бертуктамый йөреп торучы поездларның сәлам биреп китүе бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде. «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәровның:

  • Шәһәребездә Урам бәйрәмнәре бик сирәк уздырыла. Ә сезнең мондый чаралар үткәрергә бик матур аланлыгыгыз бар. Биредә яшәүчеләрнең тырыш, уңган булулары матур, төзек йортларыннан да күренә. Бәйрәмнәрне дә ешрак уздырыгыз. Андый чаралар халыкны тагын да берләштерә, дуслаштыра бит, – дигән сүзләрен алкышларга күмделәр.

Шәһәр җитәкчесе биредә 20 елга якын урам комитеты вәкиле булып эшләгән Флүрә ханым Акбашевага район башлыгының Рәхмәт хатын да тапшырды һәм аңа олы рәхмәтен җиткерде. 

Бу көнне бүләкләүләргә бик күпләр лаек булды. Толстой урамының хөрмәтле парлары Илсөяр–Рәис Ишмөхәммәтовлар, Әлфия–Илгизәр Галәвиевлар ЗАГС бүлегенең Рәхмәт хатларын алдылар.

  • Безнең гаилә Толстой урамында 1949 елда яши башлаган. Өч сугышта катнашкан, күп еллар Әгерҗе кирпеч заводы белән җитәкчелек иткән әтием Фәйзи Мортазинга шушы урамнан җир участогы бирәләр. Ул салган йортта без биш бала тәгәрәп үстек. Без төп нигездә төпләндек. Бу шушы урында салынган дүртенче йорт инде. Мин гомеремнең шушы урамда узуы белән бик бәхетле, – диде Әлфия ханым.

Чарада әти-әни назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канатлары астына сыендырган Раушания–Шамил Акбашевларга да тирән рәхмәт сүзләре яңгырады. Хезмәт алдынгылары, уңган бакчачылар, иң күп китап укучылар, урамның киләчәге булган кечкенә сабыйларга – һәркайсына хөрмәт күрсәтелде.

Урам бәйрәмен сәхнә осталары Эдуард Мираев, Ләйсәния Нурмөхәммәтова, Чулпан Нурмөхәммәтова җырлары бизәделәр. Гөлнара Айдарова, Дамира Галләмова, Фирдания Сәлимгәрәева, Рушания Байтимерова шигырьләр белән баеттылар. Район Мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, бәйрәмне оештырган Гөлнара Тимербаева җитәкчлегендәге үзәкләштерелгән китапханәләр системасы коллективына рәхмәтен белдереп, картина бүләк итте.

Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Кунаклар казанда пешкән ботка, Толстой урамының уңган ханымнары пешергән тәм-томнар белән сыйландылар. Соңыннан балалар белән бергә күңелле уеннарда катнаштылар.

  • Урамыбызда барыбызны бер йодрыкка җыйган бәйрәм узганга берничә көн узды инде. Әмма күңел һаман шул чарада әле. Ул безне яшьлегебезгә алып кайтты, якты дөньядан киткән урамдашларны искә төшерде, – дип оештыручыларга олы рәхмәтен җиткереп редакциягә шалтыратты ялгызы биш бала тәрбияләп үстергән, урамның иң уңган бакчачысы Халидә апа Гобәева.

Киләчәктә дә менә шундый күңелле чаралар башка урамнарда да уздырылсын иде. Тормыш, эш мәшәкате баскан чорда очрашу-күрешүләр җитми күңелгә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев