Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә бер гасырга якын эшләгән 3нче балалар бакчасы үз ишекләрен япты

Туган йортыбыз кебек якын иде

Узган җомга шәһәребездә иң беренчеләрдән булып төзелгән 3нче балалар бакчасы биредә тәрбияләнгән 60ка якын сабыйны, аларга белем һәм тәрбия биргән, әлеге йортта чисталык-тәртип булдырган, тәмле ашлар пешергән тәрбиячеләрне, аларның ярдәмчеләрен, пешекчеләр һәм башка хезмәткәрләрне соңгы тапкыр кабул итте. 

Гомерләрен әлеге бакчага багышлаган, малай-кызларны мәктәп тормышына әзерләүдә үз-үзләрен аямый эшләгән хезмәткәрләр белән аларның соңгы эш көнендә без дә аралашып кайттык.

БЕР ГАИЛӘ КЕБЕК

“Хәсән” мәчете белән янәшә урнашкан әлеге бакчаның капка төбендә үк эшлекле, шул ук вакытта мөлаем, сөйкемлелеге, тәмле теле белән сокландыручы мөдир Сания ханым Каһарманова каршы алды. 32 ел бакчага килгән һәркемгә – хезмәткәрме ул, ата-аналармы, балалармы күңел җылысын бүләк итте ул. Җитәкчесе нинди, коллективы шундый дигән әйтем бу бакча хезмәткәрләренә бик тә туры килде. Чөнки кечкенә дә төш кенә булган, балаларның шат авазына күмелгән әлеге бинаның эчендә һәрвакыт җылы мохит хөкем сөрде. Хезмәткәрләрнең: “Биредә без бер гаилә кебек булдык. Кайгылар да, шатлыклар да уртак иде“, – диюләре дә аларның дустанә мөнәсәбәттә, тату эшләүләре турында сөйли. 

МӘЧЕТТӘН – БАКЧА

Узган гасыр башларында мәчет булып хезмәт иткән агач йортны 1923 елда бакча итеп үзгәртәләр. Соңыннан аның ике ягына янкорма төзиләр. 50нче еллардан аның белән Бәһәр Гайсина, Сания Сафиуллина, Рафилә Бәширова җитәкчелек итәләр. 1989 елда эстафетаны Сания Искәндәр кызы кабул итеп ала һәм бакча ябылганчы үз эшен күңел биреп, хезмәткәрләре белән бер йодрык булып эшли.

–    Балалар бакчасы бинасы иске булгач, проблемалар һәрдаим чыгып торды. Әмма без аларны чишү юлларын таба белдек. Күп еллар район кулланучылар җәмгыяте белән җитәкчелек иткән Наилә Нурмиева, “Энергосервис” ширкәте директоры булган Илфат Ямалиев һәм әлеге оешманың хәзерге җитәкчесе Габденур Закиров, “Водоканал” предприятиесе директоры Илдус Шәймөхәммәтов, мәрхәмәтле шәһәрдәшебез Марат Вәлиуллин, эшмәкәр Фәнил Шаһиевка нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәк тә, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштылар. Әгерҗедә яшәүче өлкән яшьтәге ак яулыклы Гәүһәр апа Масловага да чиксез рәхмәтле без. Бәйрәмнәрдә балаларга күпме уенчыклар бүләк итте ул! – ди Сания ханым. 

Биредә шәһәрнең аскы өлешендәге Мичурин, Татарстан, Пролетарская, Восточная, Ленин, Набережная кебек урамнардан сабыйлар өч төркемдә тәрбияләнгәннәр. 

–75-98әр бала йөргән еллар да булды. 1996 елда 32 баланы мәктәпкә озаттык. Бу – бакча тарихында иң күп балалар тәрбияләнгән вакытлар, – дип искә ала Сания Искәндәр кызы.

Соңгы елларда 55-60 малай-кызга тәрбия һәм белем биргәннәр. Бакчада туган йорт җылысы булдырырга, әти-әниләреннән аерылып торган вакытта сабыйларга наз, ярату бүләк итәргә тырышканнар.

–    Әлбәттә, бина иске булу сәбәпле, барлык тиешле уңайлыклар да булдырылмагандыр. Әмма без барыбер заманнан артка калмаска тырыштык. Укыту-методик әсбапларны гел яңартып тордык, төркемнәрне матур итеп бизәргә омтылдык, косметик ремонт та уздырдык, – ди мөдир. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев