Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә Бердәм алдан тавыш бирү көне оешкан төстә үтә

    Бүген Әгерҗедә һәм авылларда РФ Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән катнашачак кандидатларга алдан тавыш бирү көне үтә. Иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗедә өч участокка, авылларда җиде учатокка халык килә башлады. Сәгать 10га тавыш бирергә тиешле райондашларыбызның 18 проценты сайлау участокларына килгән иде инде. Әгерҗенең район Мәдәният сараенда урнашкан 370нче участогына...

    Бүген Әгерҗедә һәм авылларда РФ Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән катнашачак кандидатларга алдан тавыш бирү көне үтә.

    Иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗедә өч участокка, авылларда җиде учатокка халык килә башлады. Сәгать 10га тавыш бирергә тиешле райондашларыбызның 18 проценты сайлау участокларына килгән иде инде. Әгерҗенең район Мәдәният сараенда урнашкан 370нче участогына да халык иртәнге 8дә үк килә башлады. Кемдер хезмәттәшләре, кемдер гаиләсе белән килә.
    - Мин үзем Тирсәнең "Миләүшә" балалар бакчасында эшлим, тик пропискам Әгерҗедә. Шуңа менә иртүк Әгерҗегә праймеризга махсус килдем. Бер генә сайлаудан да калганым юк. Гомумән, илдәге сәяси вакыйгаларда актив катнашырга кирәк дип саныйм, - ди Венера Галиуллина.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: