Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә – беренче сайлаучылар

13 сентябрь. Бердәм тавыш бирү көне. Иртәнге сәгать 7дә райондагы 48 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. "Яшьлек" тулай торагындагы 469нчы санлы сайлау участогы да беренче сайлаучыларны кабул итәргә әзер. Комиссия әгъзалары өчен инде эш сәгате иртәнге 6да ук башланган. Исемлекләрне, кабинкаларны тагын бер кат тикшереп чыкканнар. Сәгать 7 туларга 15...

13 сентябрь. Бердәм тавыш бирү көне. Иртәнге сәгать 7дә райондагы 48 сайлау участогы үз ишекләрен ачты.
"Яшьлек" тулай торагындагы 469нчы санлы сайлау участогы да беренче сайлаучыларны кабул итәргә әзер. Комиссия әгъзалары өчен инде эш сәгате иртәнге 6да ук башланган. Исемлекләрне, кабинкаларны тагын бер кат тикшереп чыкканнар. Сәгать 7 туларга 15 минутта участокка иң беренче булып тыл ветераны, гомер буе тимер юлда эшләп лаеклы ялга чыккан 88 яшьлек Антонина Кочнева килде.
- Сайлауга бармау турындагы уй башыма килгәне дә юк. Без бит мул, җитеш, яхшы тормыш өчен тавыш бирәбез. Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде. Нинди генә авырлыклар күрмәдек без! Яшьләргә без күргәнне күрергә язмасын. Мин бүген илдәге тынычлык, бердәмлек өчен тавыш бирәм, - диде ул.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та җәмәгате белән әлеге участокта иң беренчеләрдән булып тавыш бирде.
- Сайлауга баруны үземнең намус эшем дип саныйм. Без бит бүген Президентны гына түгел, киләчәк биш елга республика үсеше стратегиясен дә сайлыйбыз. Мин әгерҗелеләрнең сайлауда активлык күрсәтәчәкләренә һәм иң лаеклыларга тавыш бирәчәкләренә ышанам.
Чынлап та, 469нчы сайлау участогына халык иртүк агыла башлады. 15 минут эчендә биредә 10 кеше үз тавышын бирде.
Әгерҗедәге 3нче мәктәптә 467нче сайлау участогы да иртәнге сәгать 7дә ишекләрен ачты. Иң беренче үз тавышын 85 яшьлек Динә Хисмәтова бирде.
- Гомер буе сайлауга участок ачылганчы беренче булып барам. Яшем олы булгач бу юлы авырып кына китмәсәм ярар иде дип намаз укыган саен Ходайдан гел исәнлек кенә сорадым. Менә бүген иртүк торып күршем Энҗе Мәгъсумова белән бергәләп килдек сайлау участогына, - диде ул.
Энҗе ханым да, Динә апа да Октябрьский микрорайонында әле бер генә ел яшиләр. Узган ел алар республика программасы буенча төзелгән яңа фатирларга күченгәннәр.
- Күп еллар баракта яшәдек. Кыш көне туңуларыбызны, көянтәләп су ташуларны, утын ягуларны гомергә онытасым юк. Ә менә ике бүлмәле фатирыбыз оҗмахка тиң, - диде Энҗе ханым.
Ләйсирә-Камил Шакировлар да сайлауга иң беренчеләрдән булып килделәр.
- Кичә икебез дә эштә идек. Бүген авылга кайтып китәбез. Шуңа күрә иртүк килдек участокка. Бу бит - иң мөһим сайлауларның берсе. Без Татарстан Президентын һәм депутатлар сайлыйбыз. Үз тавышыбызны иң лаеклы кандидатларга бирдек, -диде Камил.
Комиссия рәисе Татьяна Мерзлякова иң беренче үз тавышларын бирүчеләргә күчтәнәчләр дә тапшырды. Ә иртәнге сәгать 9дан биредә сайлауга килүчеләрне камыр ашлары белән чәй дә эчерәчәкләр.
Иртәнге сәгать 8. Район Мәдәният сараенда урнашкан 458нче сайлау участогының Әлфия Тимкина җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары һәр сайлаучыны якты йөз белән каршы алалар. Беренче сайлаучыларга бүләкләр биргәннәр, чәй табыны да әзерләгәннәр.
- Сайлаучыларны яхшы кәеф белән килүләре сөендерә. Бигрәк тә өлкән буын активлык күрсәтә. Бер сәгатьтә 50 кеше тавыш бирде, - ди Әлфия Тимкина.
Күзәтүче Линар Сабиров та иртүк участокта инде. Ул участокта тәртип булуын билгеләп үтте.
- Залда чит-ят, артык кеше юк. Сайлаучыларга басым ясалмый, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев