Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә беренче тапкыр БДИда югары баллар җыйган укучыларны бүләкләү тантанасы узды

Булган барлык рекордларны да уздырып

Әгерҗедә беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләү тантанасы узды. Районыбыз укучылары елның-елында бердәм дәүләт имтиханнарында төрле фәннәр буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. 

–    Быел мәктәпне тәмамлаучылар да әлеге традициягә тугры калдылар, – ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина. – 123е дә өлгергәнлеккә аттестат алды. 42 укучы рус теленнән имтиханны 80 һәм югарырак баллга язды. Җәмгыять белеме, математика, ингиз теле, башка фәннәр буенча югары балл җыючылар күп. Иң югары балл ияләре – 2нче мәктәптә. 

Ә  бу көнне тантаналы чарага имтиханнарда 90 һәм аннан да күбрәк балл җыйган 14 чыгарылыш сыйныф укучысы чакырылган иде. 

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев тәбрикләде. 

–    Имтихан дип аталган җаваплы, киеренке чорда хас булган үз-үзеңә ышанганлык сыйфаты сезне алдагы тормышыгызга да озата барсын, – дип теләде үзе дә күп тапкырлар төрле олимпиадалар призеры булган, мәктәпне алтын медальтә тәмамлаган җитәкче. 

Сәхнәгә беренчеләрдән булып 2нче мәктәп укучылары Дарья Прохорова һәм Элина Нәҗметдинова чыктылар. Әлеге тыйнак, сәләтле укучылар, Әгерҗе районында БДИ тапшыру тарихында булган барлык рекордларны да уздырып, өч имтихан нәтиҗәләре буенча 285 (!) балл җыйганнар. Дарья – рус теле буенча 100 балл җыйган бердәнбер чыгарылыш сыйныф укучысы да. 

Азат Рөстәм улы, иң җылы теләкләрен җиткереп, аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләк сертификатлары тапшырды. Шундый ук бүләкләргә аларны имтиханнарга әзерләгән мөгаллимнәр дә лаек булды. 

Педагоглар исеменнән укучыларга 2нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Костенкова мөрәҗәгать итте. Ул – югары балл җыйган укучыларның алтын фондын әзерләгән мөгаллимәләрнең берсе. 

–    Имтиханнар да артта калды инде. Әмма сезне алда тагын да катлаулырак имтихан көтә. Анысы – тормыш әзерләгән сынау. Ул сезгә үз юлыгызны табарга, кеше булырга ярдәм итсен иде. Үз алдыгызга яңа максатлар куеп, ышанычлы адымнар белән алга барыгыз. Эзләгез, иҗат итегез, ялгышыгыз, әмма яңадан торып алга барыгыз, – дип теләде педагог. 

Тантана ахырында чарада катнашучылар район мәгариф системасында барлыкка килгән яңа традициянең шаһитлары булдылар. Аның серен Вәсилә Гарәфетдиновна ачты. 

–    Быел без Әгерҗе районы укытучыларының йолдызлы исемнәрен булдыру өстендә эшли башладык. Бу залда утыручы 2020 елгы һәр чыгарылыш сыйныф укучысы районның иң яхшы педагоглары йолдызлыгында яктыртырга лаеклы укытучысының исемен атады. Шулай итеп, китапның беренче битләре языла башлады, – диде ул. 

–    Үзегезнең Әгерҗе районыннан булуыгыз белән горурланыгыз һәм югары уку йортларын тәмамлаганнан соң туган ягыбызга әйләнеп кайтыгыз, – дип тә теләде җитәкче.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев