Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә – бәйрәм ярминкәсе + ФОТО

Бүген иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрләде. Ир-егетләр бәйрәме алдыннан уздырылучы әлеге ярминкәне оештыруны Тирсә, Исәнбай, Сарсак-Омга, Кадрәк авыл җирлекләренә йөкләгәннәр иде. Әнә, Тирсәнең иң оста гармунчысы Альберт абый Муллахмәтов дәртле бию көен суза. Кызлар аңа кушылып татарча рәхәтләнеп бииләр. Самавырлар гөжли, Сарсак-Омганың уңган аш-су осталары белен белән...

Бүген иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрләде.

Ир-егетләр бәйрәме алдыннан уздырылучы әлеге ярминкәне оештыруны Тирсә, Исәнбай, Сарсак-Омга, Кадрәк авыл җирлекләренә йөкләгәннәр иде. Әнә, Тирсәнең иң оста гармунчысы Альберт абый Муллахмәтов дәртле бию көен суза. Кызлар аңа кушылып татарча рәхәтләнеп бииләр. Самавырлар гөжли, Сарсак-Омганың уңган аш-су осталары белен белән сыйлыйлар, Исәнбайның ачык йөзле, тәмле телле кызлары халыкка кыстый-кыстый сөт ризыклары, бәрәңге саталар. Иртәнге салкынлык та комачауламый сәүдәгәрләргә.

Ярминкәгә иртүк ит алырга чыгучылар күп иде. Исәнбайдан Илфат Ямалиев хуҗалыгында үстерелгән атка чират тезелгән.

- Ите шәп, 280 сумга кыйммәт тә түгел, - диде Әгерҗедән Резедә Баһаутдинова.

Ямалиевлар ат казылыгы да тәкъдим иттеләр.

"Ак Барс" ширкәтенең "Кадыбаш" бүлекчәсе сыер итен 250 сум белән сата. Бер сәгать эчендә түшкәдән җилләр исте. Гомумән, тана итләрен 260-280 сумга алырга була иде. Дуңгыз итенә дә сорау зур. 190-250 сумга халык егылып алды.

Сөт ризыкларын да сайлап алу мөмкинлеге бар иде. Сөтнең 1,5 литры - 40, эремчекнең 0,5 килосын - 60, сөтөстенең 0,5 литрын 100 сумнан саттылар.

- Халык бәясеннән канәгать. Ярты сәгать эчендә сөт ризыкларын сатып бетердек. Халык сыер мае, ягъни өйдә язган май сорый. Алдагы ярминкәне оештыручылар шуны исләрендә тотсыннар иде, - диде Исәнбайдан Роза Ханнанова.

Бодай, арпаны 7-11 сумга саттылар. Бал, яшелчәләр дә күп иде. Әнә, Зәйдән алып килгән үзләре үстергән алманың чиләген 100 сумга сатып та халыктан күпме рәхмәт ишеттеләр Рамазановлар. Райпо яңа мичтән чыккан өчпочмак, шәңгәләре белән халыкка чәй дә тәкъдим итте.

Гомумән, Сарапул, Алнаштан да сәүдәгәрләр халыкка үз продукцияләрен арзан бәя белән саттылар. Район Мәдәният сарае каршында артистларыбыз дәртле җырлары белән халыкның кәефен күтәрде.

Район башлыгы Валерий Макаров, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин ярминкәне уздыруга, аның оештыруга хезмәт куйган һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Алдагы ярминкә Әгерҗедә 8 Март бәйрәме алдыннан узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев