Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә эвакуатор һәм махсус спорт мотоцикллары белән ЮХИДИ идарәсенең махсуслаштырылган батальоны эшләячәк

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу ачыкланачак

    30 июльдән 2 августка кадәр Әгерҗе районы юлларында ЮХИДИ идарәсенең махсус батальоны инспекторлар көчәйтелгән режимда эшләячәк. Шәһәр дә, авыл торак пунктлары да катгый контрольгә алыначак. 

    Гомумән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу ачыкланачак. Бу транспорт чарасы белән исерек хәлдә, "правасыз" идарә итү; куркынычсызлык каешын каптырмау, балаларны махсус утыргычларда йөртмәү; тонировканы дөрес кулланмау һ.б.ш.. Шулай ук мототранспорт йөртүчеләр дә катгый контроль астында булачак. 

    Махсуслаштырылган батальон үзенең эвакуаторы һәм махсус җиһазландырылган спорт мотоцикллары белән киләчәк.

    ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Олег Капилов хәбәр иткәнчә, әлеге акция, нигездә, зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатыннан үткәрелә. Узган елгы статистика мәгълүматлары буенча, Татарстанда нәкъ менә июль-августта юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны артуы күзәтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: