Әгерҗедә гөмбәче югалган
Ире чаң суга
Кичә 15.00 сәгать тирәсендә Әгерҗенең кизү частенә гөмбәченең югалуы турында хәбәр килгән.
Красный Борда яшәүче ирле – хатынлы иртән Салагыш урманнарына гөмбә җыярга дип килгәннәр. Төрле якка таралышкач, бераздан соң бер-берсен күз уңаеннан югалтканнар. Элеккеге урынга килеп, хатынынын тапмыйча, ире чаң суга.
Килеп җиткән полицейскийлар ир-аттан сорашкан арада, бәхеткә, югалган гөмбәче табылган. Хатын-кызның сөйләвенчә, урманда адашып йөргәндә ул Чаллы гөмбәчеләренә юлыккан. Алар аны блга алып чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев