Әгерҗедә "Хикмәт" чемпионаты узды

Анда 15 кеше катнашты
Балалар иҗат йорты базасында пенсионерлар һәм инвалидлар арасында компьютер белеме буенча "Хикмәт" республика чемпионатының беренче этабы узды. Чемпионатта 15 кеше катнашты.
Чараның максаты-мәгълүмати технологияләр өлкәсендә пенсионерлар һәм инвалидларның белем дәрәҗәсен күтәрү, компьютер белән идарә итү күнекмәләрен үстерү һәм мәгълүмати технологияләрне көндәлек тормышка кертү процессларын стимуллаштыру.
Чемпионатны уңышлы узу өчен әгерҗелеләргә компьютер техникасы нигезләрен белергә, Яндекс эзләү системасында, Электрон почта һәм Word һәм PowerPoint программалары, порталлар белән эшли белергә кирәк иде.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Шәрипов мөрәҗәгать итте.
- Бүген без чемпионатны район дәрәҗәсендә уздырабыз. Бу этапта җиңүчеләр район данын республика дәрәҗәсендә Казанда яклаячак. Сезгә барлык биремнәрне уңышлы үтүегезне һәм компьютер белән идарә итү күнекмәләрен тулысынча күрсәтүегезне телим, - диде ул.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча Бердова Нина Анатольевна, Гыйниятова Галина Минивалиевна, Латыйпова Валентина Ивановна җиңүчеләр булдылар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.600
-
1 июль 2022 - 08:53Гүзәлем: «Гомеребезнең иң зур сәфәренә юл тоттык» Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын8000
-
21 июнь 2022 - 16:43Әгерҗедән 100 яшьлек Маһинур Гобәшева сугыш еллары турында
-
15 июнь 2022 - 14:47Мәдәният ветераны Фаиз Мусин "Әгерҗе хәбәрләре" ретро-фотографиясе белән уртаклашты
-
29 июнь 2022 - 13:42Әгерҗедә балалар өчен Сабантуй үткәрделәр (ФОТО)Хәтта традицион ат чабышы да булды!40600
-
1 июль 2022 - 13:45Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.923001
-
28 июнь 2022 - 10:11Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайткан якташыбызны каршы алдылар Туганнары якын кешеләрен вокзал перронында каршы алды68700
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.56900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика