Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган матәм митингы узды (ФОТО)

Район башлыгы Хәтер һәм кайгы көнендә халыкка мөрәҗәгать итте

22 июньдә Әгерҗедә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган матәм митингы булып узды. Ватаныбыз өчен көрәштә һәлак булганнарга хөрмәт йөзеннән район башлыгы Азат Вәлиев, район хакимияте вәкилләре, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, аларның укытучылары һәм ата-аналары, шулай ук битараф булмаган кешеләр килде.

Җыелганнар алдында кайгы һәм рәхмәт сүзләре белән Азат Вәлиев чыгыш ясады.

- Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Сугыштан кайтмаганнарга, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да - мәңгелек дан! Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ветераннарыбыз елдан-ел кими бара. Без аларга зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Тыныч, бәрәкәтле тормыш, имин көннәр һәм якыннарының кадер-хөрмәтендә озак яшәүләрен теләп калабыз, - диде Азат Рөстәм улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев