Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә һәм авылларда үзара салымны кая тапшырырга?

28 февральдә Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләренә багышланган референдум узды. Хәзер урыннарда граҗданнар үзара салым акчасын тапшыра башладылар инде. Авыл халкы бу акчаны авыл җирлеге Советына тапшыра. Әгерҗе шәһәрендә үзара салымны кайларда тапшырырга була? Бу сорауга Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров җавап бирә: - Узган...

28 февральдә Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләренә багышланган референдум узды.
Хәзер урыннарда граҗданнар үзара салым акчасын тапшыра башладылар инде. Авыл халкы бу акчаны авыл җирлеге Советына тапшыра. Әгерҗе шәһәрендә үзара салымны кайларда тапшырырга була? Бу сорауга Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров җавап бирә:
- Узган якшәмбедә сайлау участокларына килеп, референдум үткәрүне хуплаган барлык шәһәрдәшләребезгә рәхмәт. Үзара салымны тапшыруда да әгерҗелеләр зур активлык күрсәтерләр дип ышанам. Аның күләме быел да элеккечә калды: 200 сум. Эшләүче кешегә уңайлы булсын өчен без үзара салымны хезмәт коллективларында җыярга тәкъдим иттек. Теләгән кеше бу сумманы Бердәм исәпләү үзәгендә (ЕРЦ) 8-17, шимбә 9-13 сәгатьләрдә, шәһәр хакимиятендә (Гагарин урамы, 13, 6нчы кабинет) 8-17, җомга 8-16 сәгатьләрдә тапшыра ала. Үзара салымны "Татфондбанк"ның Әгерҗе офисында да тапшырырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 22955, 24242, 22868.
Әгерҗе шәһәрендә үзара салымнан 80 яше тулган өлкәннәр, 1 һәм 2нче группа инвалидлар, хәрби хезмәткә чакырылган егетләр, көндезге формада укучы студентлар азат ителә. Ә авыл җирлекләренең һәрберсе үзара салымнан нинди категория гражданнарны азат итүне үзе хәл итә.
Туган төбәгебезне төзекләндерү өчен тотылачак үзара салымны озакка сузмый тапшырсагыз иде дип мөрәҗәгать итәм, хөрмәтле әгерҗелеләр. Сез биргән акчага Хөкүмәт тә бу сумманы дүрт тапкырга арттырып,үз өлешен кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев