Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

ӘГЕРҖЕДӘ МАШИНИСТКА ҺӘЙКӘЛ КИРӘК

Августның беренче шимбәсендә үткәрелүче Тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәмен һәм туган шәһәребез көнен күпләребез сагынып көтә. Быелгы "елак җәй" яңгырлы көннәре белән үзәкләргә үтсә дә, Ходай бәйрәмгә кояшлы, матур көн бүләк итте. Иртәнге сәгатьләрдә үк шәһәребез үзәгендә бәйрәм рухы сизелә башлады. Күптөрле аттракционнар, бала-чага өчен тәм-томнар сата торган сәүдә нокталары нәниләрне үзенә...

Августның беренче шимбәсендә үткәрелүче Тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәмен һәм туган шәһәребез көнен күпләребез сагынып көтә. Быелгы "елак җәй" яңгырлы көннәре белән үзәкләргә үтсә дә, Ходай бәйрәмгә кояшлы, матур көн бүләк итте.
Иртәнге сәгатьләрдә үк шәһәребез үзәгендә бәйрәм рухы сизелә башлады. Күптөрле аттракционнар, бала-чага өчен тәм-томнар сата торган сәүдә нокталары нәниләрне үзенә чакырып тора. Сабыйларны утыртып йөртү өчен мәйданга дөя һәм понилар да килгән иде. Бераздан борынны кытыклап тирә-юньгә шашлык исе таралды. Дусларын, хезмәттәшләрен белән сыйланып, гәпләшеп утыру өчен җәмәгать туклануы предприятиеләре зур тырышлык куйганнар иде.
Бәйрәм тантанасы башланыр чак җиткәндә мәйдан гөр килә иде инде. Тимерьюлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга Горький тимер юлының Ижау регионы буенча начальнигы Александр Лапшин, тимерьюлчыларның Ижау регионы буенча профсоюзлар рәисе урынбасары Игорь Кузнецов һәм район башлыгы Валерий Макаров килделәр.
Аларның чыгышында Әгерҗенең зур тимерьюлчылар шәһәре булуы белән горурлану хисләре чагылды. Бу аңлашыла да: дүрт меңнән артык шәһәрдәшебезнең шушы мөһим тармакта эшләве, күпләрнең нәселләре белән гомерләрен тимер юлга багышлавы зур горурлык түгелмени?! Гомумән, элек-электән тимер юлда эшләү әгерҗелеләр өчен зур дәрәҗә булган, башкалар бигрәк тә машинист формасын кигәннәргә ак көнләшү белән караган.
Җитәкчеләр бер-бер артлы хезмәт алдынгыларын мәйдан түрендә бүләкләгәндә бер пенсионер агай:
- Гомерем буе машинистларга кызыгып яшәдем. Әмма үзем бу эштән бик курыктым. Әле хәзер дә бик еш кына вокзалга барып, күпер өстенә менеп, яртышар көн поездларны күзәтәм. Шундый озын-озын составларны йөртергә нинди баш, белем кирәк бит дип шаккатам. Газета аша җитәкчеләргә җиткерегез әле, Әгерҗедә Ометов урамында машинистка һәйкәл куярга кирәк, - дигән тәкъдимен дә әйтте ул.
Шәһәр көнендә юбилейларын билгеләп үтүче бер төркем хезмәт алдынгылары да район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
- Шундый зур бәйрәм көнне бөтен халык алдында җитәкчеләребез кулыннан бүләк алу - зур горурлык һәм бу хөрмәтләү киләчәктә тагын да яхшырак эшләргә дә этәрә, - диде гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган Тирсә амбулаториясе фельдшеры Асия Нуретдинова.
Мәдәният сарае хезмәткәрләре, сәхнә осталары бу көнне тимерьюлчыларга һәм шәһәребез халкына матур концерт бүләк итеп сөендерделәр.
Бәйрәм кичен дә дәвам итте. Ижаудан "Старая крепость" төркеме артистлары концерты һәм гаҗәеп матур бәйрәм салюты күңелләргә бик тә хуш килде.
- Безнең Әгерҗедә бәйрәмнәр матур уза. Ул сәхнә осталарының чыгышларын, бигрәк тә балаларның биюләрен дөньяларыбызны онытып карыйбыз. Киләчәктә Тимерьюлчылар шәһәре көненә яңачарак төсмер дә өстәлсен иде. Бу уңайдан газета аша халыктан сораштырып, әгерҗелеләр фикерен дә белергә була, - дигән фикерен
җиткерде Сания ханым Арсланова.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев