Әгерҗедә мини-футбол буенча җиңүчеләрне бүләкләделәр

Яшьләр көненә багышланган мини - футбол буенча җәйге Кубок тәмамланды
Әгерҗедә Яшьләр көненә багышланган мини - футбол буенча җәйге Кубок тәмамланды. Финал матчлары 25 июньдә узды, шул ук көнне "Орешник" та җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
«Юниорлар» категориясендә җиңүче дип «Ледокол» командасы танылды, икенче урында - «Гелиос» командасы, өченче урында - «Гимназия». «Өлкәннәр» категориясендә кубокка "Мөслим" командасы ия булды, икенче урында-"ТЧ-15" командасы, өченче урында - "Локомотив-2".
Командаларны район башлыгы Азат Вәлиев котлады, грамоталар, медальләр һәм бүләкләр тапшырды.
Все новости нашего района читайте в Telegram-канале Агрызские вести
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей
Галерея





Нет комментариев