Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә рационализаторлар бүләк алачак

Азат Вәлиев тәкъдиме белән

Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев тәкъдиме белән районда рационализаторлык эшчәнлеге турында Нигезләмә расланды. 

Мондый норматив-хокукый актны булдыруның төп максаты – инвестицион эшчәнлек өчен уңайлы шартлар тудыру, җирле үзидарә органнары һәм алар карамагындагы муниципаль учреждениеләрнең, милек формасына бәйле булмаган хәлдә башка предприятие, оешмаларның  эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү. 
Рационализаторлык эшчәнлегендә актив катнашучылар өчен төрле кызыксындыру чаралары каралган. Болар – премия бирү, вакантлы идарә вазифаларын алыштыру буенча кадрлар резервына кертү, рәхмәт белдерү.

Рационализаторлык эшчәнлегендә теләге булган һәркем катнаша ала. Болар – гади гражданнар да, төрле өлкәдәге җитәкче һәм хезмәткәрләр дә. 
Рационлизаторлык тәкъдимнәренә бәя биргәндә аларны тормышка ашыруга киткән чыгымнар (финанс, матди, хезмәт һәм башка), шулай ук социаль-икътисади йогынтысы, инвестицияләрнең кире кайтарылу срогы да исәпкә алына. 

“Социаль-икътисади йогынты” төшенчәсе түбәндәгене аңлата:
-    гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү,
-    консолидацияләнгән бюджет керемнәрен арттыру,
-    консолидацияләнгән бюджет чыгымнарын экономияләү,
-    муниципаль функцияләрне башкаруның нәтиҗәләлеген күтәрү,
-    күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын арттыру,
-    инвестицион җәлеп итүчәнлекне яхшырту,
-    милек формасына бәйле булмаган хәлдә предприятие, оешма, учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлегеген күтәрү. 

Рационализаторлык тәкъдимнәре түбәндәге адреска кабул ителә: Әгерҗе, Гагарин урамы, 13, 22нче кабинет (хакимият бинасы). Белешмәләр өчен телефон: 8(85551)22969.

Тәкъдимнәр район башкарма комитетының “ТР Әгерҗе муниципаль районында рационализаторлык эшчәнлеге турында”гы карары белән расланган форма нигезендә кабул ителә. Бу хакта тулырак Әгерҗе районы сайтының (https://agryz.tatarstan.ru)  “Документлар” бүлегендә танышырга була.  
Рационализаторлык  буенча махсус комиссия бу уңайдан тәкъдимнәрне ай саен карап барачак. 
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА,
район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы.  

Фото: Бизнес Онлайн
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев