Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә рекордлы “Чаңгы юллары“

    Узган атнада районда «Чаңгы юллары» акциясенә ике меңгә якын райондашыбыз кушылды. Шуларның бер меңгә якыны - мәктәп укучылары, калганнары - оешма-предприятие коллективларыннан спорт сөючеләр һәм ветераннар иде. Катнашучыларның күплеге белән әлеге акция быел рекордлы булды, диләр оештыручылар. БӘЙРӘМ БЕРЛӘШТЕРДЕ «Чаңгы юллары» республикада 11 февральдә уздырылырга тиеш булса да, һава торышы...

    Узган атнада районда «Чаңгы юллары» акциясенә ике меңгә якын райондашыбыз кушылды. Шуларның бер меңгә якыны - мәктәп укучылары, калганнары - оешма-предприятие коллективларыннан спорт сөючеләр һәм ветераннар иде. Катнашучыларның күплеге белән әлеге акция быел рекордлы булды, диләр оештыручылар.

    БӘЙРӘМ БЕРЛӘШТЕРДЕ

    «Чаңгы юллары» республикада 11 февральдә уздырылырга тиеш булса да, һава торышы бик салкын булу сәбәпле, аны узган атнага күчергәннәр иде. Ялгышмаганнар икән, ярышлар узасы көнне ялтырап кояш чыкты, температура да минус ун тирәсе генә иде. Акциянең быелгысы шуның белән дә истә калыр, бу көнне бик күпләр чаңгыда узышу буенча ГТО нормативларын да тапшырды. Төшкә кадәр стадионда шәһәр мәктәпләреннән 300 укучы катнашында ярышлар узса, авылларда барлыгы 500 укучы старт сызыгына басты. Ә өлкән сыйныф укучылары, хезмәт коллективлары, ветераннар төштән соң «Орешник» ял паркына җыелдылар.

    Сәнгать мәктәбе директоры Ирина Сәйфуллина хезмәттәше Алиса Перевозчикова белән килгән. Башкортостан кызы Әгерҗедә әле беренче елын гына эшли, «Орешник»та да тәүге булуы икән.

    - Атна саен туган авылым Сандугачка кайткач, эш-мәшәкатьне онытып 6-7 чакрым чаңгыда йөрим. Ярышлар уздырылуы турында ишеткәч, авылдан чаңгыларымны алып килдем. Хәзер эштән соң да бирегә килеп нарат урманы һавасын сулап чаңгыда йөриячәкмен, - ди Алиса.

    Ә менә бу ханымнарны «Орешник»та һәр ялда күрергә мөмкин. ТР казначылык департаментының Әгерҗе территориаль бүлекчәсеннән Әлфия Яппарова, финанс-бюджет палатасыннан Рәсимә Камалетдинова беренче кар төшүгә һәр шимбә-якшәмбе бирегә киләләр икән.

    - Чаңгыга басканыбызга ун ел инде. «Хәсән» мәчете яныннан өч чакрымлап җәяү менәбез, 7-8 чакрым чаңгыда йөрибез, аннан тагын җәяүләп кайтабыз. Көннәр буе сан эчендә кайнаган баш биредә ял итә, кәеф күтәрелә, эшкә дәрт арта. Җәй көне мең төрле мәшәкать булса да, велосипедта җилдерергә дә вакыт табабыз, - ди сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Рәсимә ханым.

    - Әле алай гына да түгел, без - биатлон җанатарлары да. Бу көннәрдә Дөнья чемпионатында катнашучылар өчен ничек көч биргәнебезне күрсәгез иде, - ди Әлфия ханым.

    Бу спорт сөюче ханымнар район күләмендә уздырылучы чаңгы ярышларында катнашып, күп тапкыр матур күрсәткечләргә ирешкән булсалар, 8нче балалар бакчасыннан Венера Агапова, Любовь Колесникова әле акциягә беренче тапкыр гына кушылганнар.

    - Нигә башка елларны да узышларда катнашмадык икән дип үкенеп тә куйдым әле. Бәйге генә түгел, бәйрәм бит бу! Рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачкач, стартка басабыз. Ветераннар булсак та, яшьләргә бирешергә исәп юк бүген, - диде Венера ханым.

    Чынлап та, район Мәдәният сарае артистлары Елена Скворцова, Ләйсән Тимуршина дәртле җырлары белән көч өстәсәләр, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов, спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов катнашучыларга уңышлар теләде.

    ТРАССАНЫҢ ӘЗЕРЛЕГЕНӘ "БИШЛЕ"

    Ир-егетләргә - биш, хатын-кызларга ике чакрым узу бурычы куелды. Әнә, 18-39 яшьлек кырыктан артык спорт сөюче ир-егеткә стартка кузгалырга дигән әмер бирелде. Чү, 1нче гимназиядән Владимир Екимов старттан кузгалып китүгә егылды түгелме соң? Әмма егылу бу спортчыга көч кенә өстәде бугай, 300 метрлап ара узуга ул беренчелеккә чыкты һәм финишка килеп җиткәнче көндәшләрен үз артыннан ияртте.

    - Бүген иртәдән үк ярыш рухы белән яшәдек. Укучыларны стадионда узыштырганда үзебезгә дә репетиция булды. Аннан соң балаларга белем бирү-савыктыру үзәгеннән педагогларның көч бирүе дә җиңүгә этәргеч ясады. Ә егылуымның төп сәбәбе, старттан ук алга ыргылырга теләдем, ашыгуым аркасында секундларны югалттым. Иң мөһиме, трасса бик уңайлы, физик яктан әзерлекле булсаң, биш километрны узу берни дә тормый, - диде җиңүче Владимир.

    Хатын-кызлар арасында беренче урын алган күпфункцияле үзәк хезмәткәре Ирина Мерзлякова да чаңгы юлларының яхшылыгын бишле билгесе белән бәяләде. Ул да стартта ук йөзгә якын көндәшен артта калдырып алга чыкты һәм ике чакрымны санаулы минутлар эчендә узып финишка килде.

    - Буш вакыт булган саен "Орешник"ка киләм һәм унар чакрым ара узам. Күп вакытта туганым Лариса белән бергә йөрибез. Аның да бүген өченче урын алуына сөенәм, - диде Ирина.

    Бу көнне җиңүчеләр "Лыжня-2017" исемле "фирменный" башлыкларга ия булдылар. Язма ахырында оештыручыларга бик күпләрнең гозерен дә ишеттерәсе килә: алдагы ярышларда кайнар чәй белән сыйлауны оештыручылар матур традициягә кертсеннәр иде, диделәр. Янып-пешеп чаңгыда узышып килгәннән соң саф һавада хуш исле чәй белән сыйлану аларның кәефен тагын да күтәреп җибәргән булыр иде шул.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: