Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә "Самавыр" бәйрәме гөрләде (ФОТО)

Урам бәйрәме узды

Район мәдәният бүлеге һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре Әгерҗедә Толстой урамында яшәүчеләрне “Самавырда кунакта“ исемле бәйрәмгә дәштеләр. 
Моннан ике ел элек бөек рус язучысы Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан аның исеме бирелгән әлеге урамның иң матур урынында мавыктыргыч чара уздырылган иде. Шул вакытта бәйрәмгә җыелган халык очрашуларның ешрак булуын телибез, үзешчән артистларның чыгышларын бик яратабыз дип кат-кат чакырып калдылар. 

Менә ул көн килде. Алтын көзнең кояшлы көнендә Толстой һәм күрше-тирә урамнарда яшәүчеләр, районыбыз артистларының чыгышларын тагын бер кат тамаша кылу насыйп булуга сөенеп, “Самавырда кунакта“ исемле бәйрәмгә җыелдылар. 

Исеменнән үк аңлашылганча, бәйрәм табын артында тәм-томнар белән сыйланып, күмер самавырында кайнатылган хуш исле чәй эчеп узды. Тамашачылар үзләре дә бакча нигъмәтләре, камыр ризыклары пешереп алып килгәннәр иде. Китапханә хезмәткәре Альберт Рәхмәтуллин, самавырларга күмер өстәп, аларны гөжләтеп кайнатып торды. Артистлар Марсилә Муллахмәтова, Елена Скворцова, Оксана Бородина, Марс Гатауллин, Фәния Мөхәммәтшина, Чулпан Нурмөхәммәтова, китапханәнең “Агымсу“ ансамбле тамашачыларга җырлар бүләк иттеләр. Нәни сәхнә осталары Дилия Закирова, Данил Закиров, китапханәче Фердания Сәлимгәрәева шигырьләр белән сәламләделәр. Дәртле көй яңгырый башлауга 86 яшьлек Халидә апа белән 7 яшьлек Данир мәйданга чыгып өздереп биеп тә алдылар. Аларга башкалар да кушылдылар. Кояшлы матур көндә халык, әнә шулай, эш-мәшәкатьләрен онытып рәхәтләнеп күңел ачты биредә.

–    Урамыбызга ямь өстәгәнегез, безнең күңелләрне күтәргәнегез өчен зур рәхмәт сезгә, – диде Фәния апа Вәлиева, биредә гомер кичерүчеләрнең фикерен җиткереп.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев