Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә "Татарча диктант" акциясендә 1000 артык кеше катнашты

Акция популярлаша бара

Бүген 26 сентябрьдә Әгерҗе районы "Татарча диктант" бөтендөнья акциясенә кушылды.

Диктант язу пунктлары итеп үзәк һәм авыл китапханәләре, мәгариф идарәсе, 15 шәһәр һәм авыл мәктәбе билгеләнде.

Татар теле буенча белемнәрен тикшерергә өлкән сыйныф укучылары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе вәкилләре, укытучылар һәм районыбызның актив кешеләре җыелды. Акциядә барлыгы 1000 артык әгерҗелеләр катнашты.

Диктант тексты итеп Ибраһим Газиның "Сыерчыклар" әсәреннән өзек сайланды.

Акциядә катнашучыларга район мәдәният бүлеге башлыгы Марс Гатауллин мөрәҗәгать итте:

- Шунысы куанычлы, әлеге акция елдан - ел халык арасында популярлаша бара. Быел, өйдән чыкмыйча гына, диктант язу мөмкинлеге туды. Бу бөтен республика буенча катнашучылар санын арттырырга мөмкинлек бирә.

Ул барлык катнашучыларга зур унышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез, диктант нәтиҗәләре белән diktant.tatar сайтында кодлы сүз буенча танышырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев