Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә тротуар халык акчасына салына

    Ничәмә-ничә еллар шәһәр үзәгеннән тимер юл узелы хастаханәсенә бару өчен юньле юл булмады: койма ярыгыннан да, тар гына пычрак сукмактан агачлар арасыннан да йөрдек. Ничек тә юлны кыскартасы килә бит. Әйләнгеч юл барыбер уңайсыз иде халыкка. Бу турыда очрашулар вакытында район башлыгы Валерий Макаровка да мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Рәхмәт...

    Ничәмә-ничә еллар шәһәр үзәгеннән тимер юл узелы хастаханәсенә бару өчен юньле юл булмады: койма ярыгыннан да, тар гына пычрак сукмактан агачлар арасыннан да йөрдек.

    Ничек тә юлны кыскартасы килә бит. Әйләнгеч юл барыбер уңайсыз иде халыкка. Бу турыда очрашулар вакытында район башлыгы Валерий Макаровка да мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Рәхмәт яусын җитәкчебезгә, хәзер шәһәр үзәгендәге "Гүзәл" сәүдә йорты яныннан кереп, район үзәк, тимер юл узелы, стоматология поликлиникаларына, балалар консультациясенә шоп-шома тротуардан гына йөри алачакбыз.

    Бу көннәрдә биредә поликлиникаларга илтүче юлга Валерий Шамшурин җитәкчелегендәге "Жилсервис" ширкәте эшчеләре брусчаткадан тротуар салалар.

    - Бу эш Әгерҗе халкыннан җыелган үзара салым акчасына башкарыла, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: