Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайткан якташыбызны каршы алдылар

Туганнары якын кешеләрен вокзал перронында каршы алды

27 июнь кичендә Әгерҗе вокзалында халык күп иде. Россия һәм Татарстан флаграры, шарлар, чәчәкләр тоткан халык барысы да түземсезләнеп, иң якын кешеләрен көтте. Алар Украинадагы махсус операция уздыру зонасына командировкадан кайтучы туганнарын каршы алырга килгән. Районыбыздан андыйлар барлыгы алты кеше - берничәсе алданрак кайтты. Болар: Александр Лобанов, Фәнис Зарифуллин, Сергей Гаврилов һәм Кирилл Тимофеев. Олег Исаев әле дә хезмәт итә. Ул алты айга контракт килешүе төзегән. Бу кичтә исә Эдуард Комаровны каршы алдылар.

- Мин аның исән-сау булуын күрер өчен каршысына җәяү йөгерер идем инде, - ди ире белән очрашуны зарыгып көтүче 52 яшьлек Эдуард Комаровның хатыны Светлана. Ул газизен каршы алырга кызлары Анастасия белән килгән. - Әлбәттә, аның өчен бик курыктык, борчылдык. Ләкин бүгеннән бу үткәндә калды инде!..

Якташыбызны «Ура» кычкырып каршы алдылар. Яшь армиячеләр әләмнәрне күтәреп, үрә кат бастылар. Кайтучыга Әгерҗе районы хәрби комиссариаты вәкилләре мөрәҗәгать итте:

- Райондашларыбыз һәм район җитәкчелеге исеменнән хезмәт командировкасыннан исән-имин кайтуыгыз белән котлыйбыз. Бездә шундый көчле рухлы кешеләр булуы белән горурланабыз. Сезгә, ныклык һәм батырлык күрсәткәнегез, шул ук вакытта алдыгызда куелган бурычларны тиешенчә үтәгәнегез өчен рәхмәт белдерәбез, - диде алар.

Көчле дулкынлануын яшермичә, Эдуард Комаров барлык иреклеләр исеменнән рәхмәт белдерде:

- Мондый каршы алуны көтмәгән идем. Зур рәхмәт сезгә! Әйе, куркыныч иде, ләкин бу минем изге бурычым. Шуңа күрә мин анда ахыргача булдым. Югыйсә, аннары сезнең күзләрегезгә карарга да оят булыр иде. Иң мөһиме, без хәзер тагын бергә! - диде ул.

Бу көнне безнең ата-бабаларыбызның намусына тап төшермичә кайткан якташларыбыз өчен борчылу һәм йокысыз төннәрне, ниһаять, шатлык яшьләре алыштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев