Әгерҗедә яңа инвестпроектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала
Авыл хуҗалыгын үстерү бурычы тора
Бүген Әгерҗедә "АСПЭК" (Дубровское экофермасы) компанияләр төркеме вәкилләре белән эшлекле очрашу уза. Бу хакта үз инстаграмында район башлыгы Азат Вәлиев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Әгерҗе районында яңа инвестицион проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала (150 эш урыны, 3000 баш сыер, 10000 га җир).
Исегезгә төшерәбез, әлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итү районның агросәнәгать комплексын үстерүнең өстенлекле юнәлеше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев