Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә ярминкә гөрләде

Әгерҗедә беренче тапкыр җәй көне ярминкә уздырдылар. - Хәзер бакчаларда яшелчәләр өлгерде. Кортчылар бал суыртып карадылар. Халык ит, ашлык сорый. Шуңа күрә ярминкә уздырып карарга булдык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин. Чынлап та, халыкның ярминкәне көтеп алганы сизелә. Яңгыр яву да киртә булмаган. Иртәнге...

Әгерҗедә беренче тапкыр җәй көне ярминкә уздырдылар.
- Хәзер бакчаларда яшелчәләр өлгерде. Кортчылар бал суыртып карадылар. Халык ит, ашлык сорый. Шуңа күрә ярминкә уздырып карарга булдык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.
Чынлап та, халыкның ярминкәне көтеп алганы сизелә. Яңгыр яву да киртә булмаган. Иртәнге сәгать җидегә үк ит сатучылар янына чират тезелгән иде.
- Сәгать җиде тулганчы килгән идек. Сәгать 8гә ярты түшкә итне саттык. Килосын 280 сумнан халык бик теләп ала, - ди Тирсәдән Низамбиевлар.
Ә "Нәүрүз" ширкәтенең "Кадыбаш" бүлекчәсе итне килосын 250 сум белән сата. Биредә дә иткә чират тезелгән. Мегаферманың дуңгыз итен дә 250 сум белән халык яратып алды.
Гомумән, ярминкәдә унлап җирдә ит саталар иде.
- Хуҗалыкларда үстерелгән яшь тана итләре хәтта җитми дә калды, - ди Дилүс Гатауллин.
Уразай кырларында үскән бәрәңгене сатучылар да халыкның аз-азлап икенче икмәкне алуларын әйтте. Әлеге ярминкәдә бәрәңге яхшы гына сатылса, халык тагын сораса, үзәк мәйданда эш көннәрендә дә бәрәңгене сатуны оештырачакларын әйтте Дилүс Гатауллин.
Трейдиннар алып килгән кәбестәне килосын 15 сумнан халык егылып алды. "Чөгендерне 25 сумнан сатабыз", диделәр алар.
Иске Эсләк буасында үскән форель һәм осетрны тере килеш алырга була иде. Бәяләре - 400-450 сум. Әгерҗедән Рәмзил абый Гобәйдуллин 12 сутый бакчасында үстергән яшелчәләренең үзләреннән артканын ярминкәгә алып чыккан.
- Сарымсакның килосы - 140-150 сум, бер башы - 15 сум, суганның килосын 35 сумнан сатабыз. Кишер дә бар иде. Анысын шунда ук алып бетерделәр, - ди Рәмзил абый.
Свежий балны Девәтернәдән Шәриповлар, Яңа Бәзәкәдән Галиевлар алып килгән.
- Быел бал узган елга караганда бик күпкә ким. Шуңа бәясе дә алдагы еллар белән чагыштырганда беразга артыграк. Өч литрын 1500 белән сатабыз, - диделәр Шәриполвлар.
Әмма халык балга бик егылмады. Әллә бәясен кыйммәтсенделәр, әллә башка сәбәп.
Ярминкәгә күп кеше печән һәм ашлык алу өчен чыкканлыгын да яшермәде.
- Күгәрченнәремә бодай кирәк иде. Нигәдер алып килмәгәннәр, - диде Дамира апа Хәерова.
- Без дә бодайга дип чыккан идек, - дип сүзгә кушылды Миннәхмәтовлар.
- Яңгыр яву комачаулады. Печән август уртасында узачак ярминкәдә булачак. Ашлыкны да шул вакытта алып килүне оештырачакбыз, - диде Дилүс Гаскәр ул.
Гомумән, хәзер ярминкәләр шәһәрдә айга ике тапкыр уздырылачак: ай уртасында һәм ай ахырында. Аның алдагысы кайчан булачагын газета аша хәбәр итәрбез.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев