Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә ярминкәдә күгәрчен сөте генә юк иде

Ватанны саклаучылар бәйрәменә Әгерҗедә ярминкә уздыруны Тирсә, Исәнбай, Сарсак-Омга, Кадрәк авыл җирлекләренә йөкләгәннәр иде. Бу башка сәүдәгәрләргә чик куелды дигән сүз түгел. Әнә, Зәйдән тикле килгән Рамазановлар үз бакчаларында үстергән тәмле алмалары белән дә сөендерделәр хәтта. Мәйданда Тирсәнең иң оста гармунчысы Альберт Муллахмәтовның кулыннан гармун төшмәде. Бию көйләрен сиптерде генә...

Ватанны саклаучылар бәйрәменә Әгерҗедә ярминкә уздыруны Тирсә, Исәнбай, Сарсак-Омга, Кадрәк авыл җирлекләренә йөкләгәннәр иде. Бу башка сәүдәгәрләргә чик куелды дигән сүз түгел. Әнә, Зәйдән тикле килгән Рамазановлар үз бакчаларында үстергән тәмле алмалары белән дә сөендерделәр хәтта.

Мәйданда Тирсәнең иң оста гармунчысы Альберт Муллахмәтовның кулыннан гармун төшмәде. Бию көйләрен сиптерде генә ул! Авыл апайлары, төне буе ярминкәгә әзерләнеп керфек какмасалар да, көй ишетелүгә бар мәшәкатьләрен онытып биеп алдылар. Тирсә уңганнары пешергән тәмле пирогларга да, Исәнбай сатучылары янында сөт ризыкларына да иртәнге сәгатьләрдә үк чират тезелгән иде. Сөтнең бер литрын - 40, эремчекнең 0,5 килосын - 60, сөтөстенең 0,5 литрын 100 сумнан бик теләп алдылар.

- Халык сөт ризыкларының бәясеннән бик канәгать. Әнә, ярты сәгать эчендә өстәлебез бушап калды. Икенче ярминкәгә гөбедә язган ак май алып килүебезне сорадылар, - ди Исәнбайдан Роза Ханнанова.

Исәнбайлылар Иске Эсләкнең балык үрчетү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрдән карп та алып килгәннәр. Килосын 170 сумнан балыкны халык бик яратып алды. Әгерҗедән Фәния апа Зарипова бодай белән арпаны капчыгын 300 сумнан сатуларына гаҗәпләнеп:

- Мондый арзан бәягә ашлык күргән юк иде әле. Куяннарыбызны сыйлыйм әле. Җәйгә каз-үрдәк үстерергә дә калдырам, - дип исәнбайлыларга сөенә-сөенә рәхмәт укыды.

Биектаудан Низамбиевлар да ашлык белән сату иттеләр. Алар арпаны - 10, бодайны 11 сумнан тәкъдим иттеләр.

- 82 яшьтә булсам да, кош-корт асрыйм әле. Гомер буе мал тоттым. Бодай юк дип тә зарланасы юк, ярминкәгә чыксаң, күгәрчен сөтен дә табып була хәзер, - диде Халидә әби Гобәева.

Бәйрәм ярминкәсендә ит сатучылар янына чират тезелгән. Әнә, "Агро-Кама" ширкәтенең "Кадыбаш" бүлекчәсе тана итен 250 сумнан сатты.

- Ярминкәдә бәя нәкъ менә бөтен кешенең дә кесәсенә туры килерлек булырга тиеш. Ите дә яхшы, бәясе дә канәгатьләнерлек, - диде Татьяна Нәфыйкова.

- Исәнбайдан Илфат Ямалиев хуҗалыгында үстерелгән ат итен күрдегезме? Авыз суларын китерерлек... 280 сумнан ун кило ит алдым. Әле казылык та тәкъдим итәләр, - диде Резидә Баһаутдинова.

Тана, ат итен күз ачып йомганчы сатып бетерделәр. Сарсак-Омгадан Олхаевлар да килосын 260 сумнан тана ите тәкъдим иттеләр.

- Ярминкәнең оештырылуы ошый миңа. Район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре бер атна алдан шалтыратып ярминкә буласын хәбәр итәләр. Еш сату иткәч, даими клиентларыбыз да бар инде, - диде Надежда Ивановна.

Тирсәдән Әхмәтҗановлар, Варкләд-Бодьядан Карповлардан килосын 190-220 сум белән дуңгыз итен егылып алдылар.

Әгерҗе эшмәкәре Рәшит Шәйхетдинов та итен кая куярга белми аптыраган авыл халкы өчен сөенечле яңалык җиткерде. Үгезнең бер кило тереләй бәясен 115 сумнан үзләре килеп алып китәләр хәзер. Хәбәрләшү өчен телефон: 89061160485.

Ярминкәдә яшелчә, пиннек, бал, утын да сатып алырга була иде. Кул осталары бәйләгән башмакларның ниндиләре генә юк! Тозлы гөмбә, кыяр, кәбестә дә тәкъдим иттеләр авыл апайлары. Башкортостаннан килгән эшмәкәрләр шашлык, район кулланучылар җәмгыяте кайнар өчпочмак, шәңгә белән сату иттеләр. Авыл җирлекләре Советлары хезмәткәрләре самавырда кайнаган чәй, беленнәр белән сыйладылар. Район Мәдәният сарае каршында артистларыбыз дәртле җырлары белән халыкның кәефен тагын да күтәрде.

Район башлыгы Валерий Макаров, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин ярминкәне оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Белешмә:

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан 5 март көнне Әгерҗедә янә ярминкә гөрләячәк.

Бу юлы әгерҗелеләргә Девәтернә, Бима, Көчек, Кичкетаң авыл җирлекләре хезмәт күрсәтә.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев