Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә йортлар төзү дәвам итә

Якты хыяллар, матур өметләр белән яңа 2016 елны да башладык. Хәерлегә булсын! Катлаулы ел көтүгә карамастан, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстанда социаль юнәлештәге программаларның дәвам итәчәген белдерде. Әгерҗе районында нинди төзелешләр, төзекләндерү эшләре көтелә? Район башлыгы Валерий МАКАРОВтан без әнә шул турыда сөйләвен үтендек. - Заманалар катлаулана барса да, туган республикабызда,...

Якты хыяллар, матур өметләр белән яңа 2016 елны да башладык. Хәерлегә булсын! Катлаулы ел көтүгә карамастан, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстанда социаль юнәлештәге программаларның дәвам итәчәген белдерде. Әгерҗе районында нинди төзелешләр, төзекләндерү эшләре көтелә? Район башлыгы Валерий МАКАРОВтан без әнә шул турыда сөйләвен үтендек.
- Заманалар катлаулана барса да, туган республикабызда, шул исәптән Әгерҗе районында да зур төзелешләр дәвам итәчәгенә ничек сөенмисең инде?! Бу бит халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту дигән сүз. "Быел да социаль юнәлештәге утызлап программаны дәвам итү өчен моңа кадәр ныгытылган икътисади көчебезгә таяначакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов та.
- Валерий Владимирович, халыкны, иң беренче чиратта, торак йортлар төзү мәсьәләсе кызыксындыра.
- Әгерҗе шәһәрендә авария хәлендәге баракларны киметү, анда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү буенча быел да эш дәвам итәчәк. Чайковский һәм Ометов урамнарындагы 24әр фатирлы ике өчәр катлы йортны файдалануга тапшырачакбыз. Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге итеп төзелә башлаган бинаны табибларга торак йорт итеп үзгәртү эшләре дәвам итәчәк. Моннан тыш, районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен җиде йорт төзү планлаштырыла.
- Районыбызда күп кенә мәктәпләр, балалар бакчалары капиталь төзекләндерү өмет итеп яши. Мәгариф хезмәткәрләрен, ата-аналарны нинди хәбәр белән куандыра аласыз?
- Иң сөенечлесе, Күләгәштә әлегәчә утын ягып җылытыла торган тузган агач мәктәп тарихка гына кереп калыр дип өметләнәбез. Быел Күләгәштә яңа мәктәп төзелә башлаячак. Иж-Бубый, Девәтернә һәм Бима мәктәпләре капиталь ремонт программасына кертелде. Бимада бу эш инде ахырына якынлашып килә. Рөстәм Миңнеханов быелдан башлап балалар бакчаларын ремонтлауга зур игътибар биреләчәген әйтеп узган иде. Красный бор балалар бакчасының капиталь ремонт программасына кертелүе Президентыбызның бу сүзләрен раслап тора. Азево һәм Иске Чекалда мәктәпләренең бик нык тузган котельныйларын ремонтлау күздә тотыла. Салагыш Мәдәният йортында да котельный ремонтланачак.
Красный бордагы "Наз" приютын да сөендерә алам. Быел бу бинада да ремонт булачак.
- Кайсы авылларны яңа модульле фельдшерлык-акушерлык, ветеринария пунктлары көтә?
- Кам. Ключта, Тәбәрледә ФАП төзеләчәк. Ә Көчек авылында ветеринария станциясе ачылачак.
- Әгерҗенең "кирпичка" микрорайонында соңгы елларда шактый төзекләндерү эшләре башкарылды, матур үзгәрешләр булды. Яңа клублы булу - биредә яшәүчеләрнең күптәнге хыялы...
- Заводская урамында 300 урынлы Мәдәният сарае төзү планга кертелде һәм без бергәләп әлеге мәдәни учакны ачу тантанасын күрербез дип ышанам. Аннан соң республика программасы буенча Барҗы-Умгада 50 урынлы клуб төзеләчәк.
- Шәһәрдә күпкатлы йортлар ишегалларында, шулай ук авылларда спорт мәйданчыклары төзү дәвам итәчәкме?
- Әйе. Быел Тирсәдә - ике, Әгерҗедә Заводская урамындагы 61а һәм 47а йортлары ишегалларында спорт мәйданчыклары калкып чыгачак.
- Халыкны урамнарны төзекләндерү планы да кызыксындыра.
- Быел Энергетиклар, Комсомольская урамнарын төзекләндерү көтелә. Нариманов урамында төзекләндерү эшләре тәмамланачак. М.Горький урамындагы 1 һәм 2нче йортлар ишегаллары территорияләрен төзекләндерәчәкбез. Энергетиклар урамына вак таш-ком катнашмасы түшәләчәк. Шаршадыда Лесоводов, Кичкетаңда Таҗи Гыйззәт, Кадрәктә Заречная, Азевода Советская, Ямурзада Речная,, Иж-Бубыйда Үзәк урамнар төзекләндереләчәк.
- 2016 - Татартанда су саклагыч зоналар елы бит. Бу юнәлештә нинди эш көтелә?
- Без шәһәрдәге Әгерҗе елгасы ярын (К.Маркс урамындагы күпер тирәсендә) төзекләндерүне планга керттек. Биредә нинди эшләр башкарылачак, әлегә сер булып калсын.
- Сез узган ел Президент белән очрашудан соң Әгерҗедә ЗАГС бүлеге бинасы төзү турында сүз чыгарган идегез...
- Ниһаять, 2016 елда Әгерҗе ЗАГСының үз бинасы булыр дип өметләнәбез. Белүемчә, бу - әгерҗелеләрнең күптәнге хыялы.Октябрьская урамында ("Яшьлек" паркы каршында) өч катлы бина төзелә башлады. Аның беренче катында ЗАГС идарәсе, ә икенче-өченче катларында 18 фатир булачак.
Кыскасы, 2016 елда Әгерҗе районын менә шундый зур төзелешләр, капиталь төзекләндерү эшләре көтә. Әгерҗедә генә дә 26 йортта төрле дәрәҗәдәге төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Мин шунысын ышандырып әйтә алам, һәр кеше районыбызның социаль-икътисади үсеше өчен үзеннән өлеш кертеп намус белән эшләсә, дус-тату булса, без теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә сәләтле.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев