Әгерҗедә Зонтиклар парады узачак
Әгерҗенең 80 еллык юбилее уңаеннан “Минем шәһәр – минем бәйрәм“ чарасы кысаларында Зонтиклар парады уздыру планлаштырыла.
Парадта катнашу өчен әзер зонтны матур итеп бизәргә йә салам, тал чыбыгы, пластик шешә кебек әйберләрдән кулдан ясарга була. Тематикасы да төрлечә: әкият герое, чәчәкләр, хайваннар һ.б.лар. Бәйге эшләренә бәя биргәндә туган якны, яхшылык, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны чагылдырган зонтларга өстенлек биреләчәк. Номинацияләргә килгәндә, алар түбәндәгечә:
“Иң креатив зонт“,
“Иң күңелле зонт“,
“Гаилә зонты“,
“Икебез өчен зонт“,
“Челтәрле зонт“.
Фестивальдә катнашу өчен заявкалар OKAgrys@yandex.ru электрон адресы буенча 23 июльгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 22835, 89655916854.
Һәр номинация буенча җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев