Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедәге күпкатлы йортның коймалары да рәсемле

Әгерҗенең М.Горький тыкрыгындагы 2нче йорт ишегалдында капиталь ремонт эшләре тәмамлану уңаеннан бәйрәм оештырылды. - Ремонт ясауларын сорап, хакимият тупсасын күпме таптадык икән?! Түбәдән яңгыр үтә, өске катларга су ага иде. Пугачеводагы шартлаулардан соң фатирларда салкын була башлады. Үтенечебегә колак салган район җитәкчелегенә мең рәхмәт. Төзүчеләр үз эшләрен намус белән башкардылар....

Әгерҗенең М.Горький тыкрыгындагы 2нче йорт ишегалдында капиталь ремонт эшләре тәмамлану уңаеннан бәйрәм оештырылды.
- Ремонт ясауларын сорап, хакимият тупсасын күпме таптадык икән?! Түбәдән яңгыр үтә, өске катларга су ага иде. Пугачеводагы шартлаулардан соң фатирларда салкын була башлады. Үтенечебегә колак салган район җитәкчелегенә мең рәхмәт. Төзүчеләр үз эшләрен намус белән башкардылар. Түбәне алыштырдылар, фасадны җылытып тышладылар, ишегалдын да тәртипкә китерделәр, биредә зур эшләр башкардылар, - дип сөенеп әуялмый йорт буенча өлкән вәкил Юлия Барекова.
Әйе, кайчандыр чәчәк аткан ишегалды соңгы елларда автодромга әверелгән иде. Элек эскәмияләр урнашкан, балалар уйнаган мәйданчыкка машиналар куя башладылар. Хәтта "Булат" сәүдә үзәгенә товар алып килгән йөк машиналары бу ишегалдын борылып йөрү урынына әйләндерделәр.
Хәзер биредәге күренешләр күзләрне иркәли. Ишегалды тирәли бетон койманы матур итеп буяганнар, рәсемнәр ясаганнар. Парковка урыны булдырылган, керү юлын асфальтлаганнар. Ишегалды аша үтеп йөри торган җәяүлеләр сукмагы турында да онытмаганннар. Чокырларга кара балчык салганнар. Язын анда чәчәкләр утыртачаклар.
Йортта яшәүчеләр чәчәкләр утыртырга инде хәзер үк әзер.
- Минем оныгым бакчадан орлык алып кайтты инде.
- Ә менә бу почмакка күпьеллык чәчәкләр утыртырга була.
- Агачлар да утыртырга кирәк....
Бәйрәм барышында әнә шундый сөйләшүләрнең шаһиты да булырга туры килде. Димәк, бюджет оешмалары һәм район хакимияте хезмәткәрләре ишегалдындагы кара балчыкны тарату өчен юкка гына өмәгә чыкмаганнар, "МирСтрой" төзүчеләренең дә тырышып хезмәт куюлары бушка китмәгән. Әнә, матур итеп тышланган йорт әллә каян күренеп, шәһәргә ямь биреп тора. Ишегалдының да күптәннән мондый төзекләндерүне күргәне булмагандыр. Бирегә хәзер балалар мәйданчыгы гына җитми.
Район башлыгының:
- Уен мәйданчыклары инде сатып алынган, тиздән Таганрогтан алып кайтып җиткерәчәкләр, - дигән сүзләрен йортта яшәүчеләр бик сөенеп, алкышлар белән кабул иттеләр.
Әлеге йортта капремонт эшләрен намус белән башкарган балта остасы Рамил Гайфуллин һәм монтажчы Нуриддин Шәмсидиновка район җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын тапшырганда да алкышлар тынмады.
"Мир-Строй" ширкәте директоры Али Ибраһимов кулыннан символик ачкычны Юлия Барекова кабул итеп алды.
- Аллы-гөлле шарлар ясалган коймага карагач та кәеф күтәрелеп китә. Йокыдан уянга иң элек шушы коймага күз төшереп алыгыз, кәефегез күтәрелеп китәр. Һәр көнегез сөенечле мизгелләргә бай булсын. Ишегалдында балалар тавышы тынмасын! - дигән теләген дә җиткерде Али әфәнде.
Аннан ишегалды балалар чыр-чуына күмелде. Яшүсмерләргә белем бирү-савыктыру үзәге хезмәткәрләре алар өчен Күңелле стартлар уеннары уздырдылар. Бу вакытта җитәкчеләр йортта яшәүчеләр белән аралаштылар, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.
P.S.Икенче көнне Юлия Барекова белән Луиза Паршенкова йорт тирәли чәчәкләр утырталар иде инде.
- Мин подъезд төбенә дә һәрвакыт чәчәкләр утыртам. Беренче тапкыр утырткач йолкып алдылар, икенче кат утырттым. Аннан тагын бер тапкыр утыртырга туры килде, - ди Луиза Салиховна. - Күршеләр "бу чәчәкләр үсмәсләр инде" дисәләр дә, терелделәр, бик матур булып чәчәк аттылар.Халыкны матурлыкка өйрәтергә кирәк. Бары тик теләк һәм сабырлык кына җитсен. Мин күршеләремнең чәчәкләр үстерүдә активлыгына ышанам.
Ә безгә әлеге йортта яшәүчеләр өчен сөенергә генә кала. Бу ишегалдында һәрчак шундый тәртип хакимлек итәчәгенә ышаныч зур. Чөнки анда тирә-юнебезгә битараф булмаган һәм хыялларын чынбарлык итә белә торган шәһәрдәшләребез яши.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев