Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедәге “Орешник“ ял паркын үзгәртү буенча фикер алыштылар

Әгерҗедәге “Орешник“ ял паркының киләчәктә нинди булачагы турындагы җәмәгать тыңлауларына 135 кеше катнашты.

 

Дүрт гектар мәйданны биләп торучы “Орешник“ парк зонасы кече шәһәрләрдә һәм тарихи поселениеләрдә уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектларны сайлап алу бәйгесендә катнашуга дәгъва кыла. Россия буенча 700 объект катнаша, шуларның 50се генә сайлап алыначак. Әгерҗелеләрнең “Орешник“ ял паркын үзгәртеп кору турындагы идеясен ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман да хуплаган. 

Җәмәгать тыңлауларына шәһәрнең киләчәгенә битараф булмаучылар килгән иде. Болар –  педагоглар, спортчылар, мәдәният хезмәткәрләре, хакимият вәкилләре, эшмәкәрләр һәм тагын башка бик күп катлам вәкилләре. Егермедән артык бала да катнашты.

  • “Орешник“ парк зонасы моннан дүрт ел элек барлыкка килде. Хәтерегездә булса, без әлеге зонаны үз көчебез белән, кулга балта һәм пычкы тотып тәртипкә китерә башладык. Ул чакта теләк һәм фикер берлеге булса, хәзер аны заманча итеп үзгәртүгә 55 миллион сум федераль грант оту мөмкинлеге бар, – диде Римма Гыйльметдинова.

Ул бүген “Орешник“та нинди объектлар булуы белән таныштырды һәм берничә кызыклы фикерен дә җиткерде.

Катнашучылар төркемләп эшләделәр. Унике төркемдә эшләүчеләр башта парк зонасының уңай һәм тискәре якларына тукталдылар. “Плюс“лар арасында – андагы саф һава, матур табигать, менә дигән фотога төшү урыны булу. “Минус“лары – су, этләр йөртү өчен урын, велосипедчылар юлы, санитар зона (бәдрәф һәм чүп контейнерлары) юклыгы.

Аннан фикер алышулар башланып китте. Төркемдәге һәр катнашучы үз сүзен җиткерде, аннан шулар арасыннан ун иң яхшысын сайлап алып “Орешник“ның топографик макетына теркәделәр.

Проектларны презентацияләү башлангач, сүзне иң кечкенә катнашучылар алды. “Эверест“ балалар хәрәкәте вәкилләренең супер креатив фикерләрен ишетеп, күпләр “телсез“ калды хәтта. Үсеп килүче буын паркта лазерлы тир, картодром булдыру турында хыяллана. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча мәйданчык төзү турындагы идеяләре дә кызыклы.

Сабантуйны “Орешник“та уздыру, баулы парк, тау чаңгысы кластеры булдыру турындагы фикерләр дә хупланды. Андагы иске су башнясын телескоплы күзәтү башнясына әйләндерү турындагы идея дә күпләр күңеленә хуш килде. Моннан тыш, контактлы зоопарк, фонтан, мангаллы пикник зонасы, ачык кинозал һәм уку залы булдыру кебек бик кызыклы фикерләр дә әйтелде.

Биредә объектлар барлыкка килсә, аларда чаралар да узарга тиеш, әлбәттә. Моңа карата үз фикерләрен мәдәният вәкилләре җиткерде. Алар биредә “Чикләвек спасы“, “Уйнагыз, гармуннар“ кебек фестивальләр, милли кичәләр, рыцарьлык турнирлары уздырырга тәкъдим иттеләр. Кемдер парк зонасында тиеннәр үрчетү тәкъдиме белән чыкты.

Озын сүзнең кыскасы, тәкъдимнәр бик күп булды. Моның тагын бер ягын онытырга ярамый: идеяләр тормышка ашырылган очракта әлеге объектларны саклау да үзебезнең җаваплылыкта булачак. Фикер алышуларда кебек ул яклап та әгерҗелеләр актив булырлар дип өметләнәсе килә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев