Әгерҗедәге сайлау участокларында лотерея уйнаталар
Бүген Әгерҗе районындагы сайлау участокларына тавыш бирергә килгән һәркемгә зур игътибар күрсәтелә.
Әгерҗедәге участокларда район кулланучылар җәмгыятенең аш-су осталары әзерләгән камыр ризыклары белән чәй эчәргә мөмкин.
Сайлау участокларында Боз сараена, “Олимп“ спорт комплексына, әлеге спорт оешмаларындагы тренировка залларына, тоз бүлмәсенә бару өчен сертификатларга лотереялар да уйнатыла.
- Мин Боз сараенда бушлай тимераякта шуу өчен лоторея оттым. Сөенечемнән кош тоткандай сөендем, – диде Әгерҗедә яшәүче Гөлназ ханым.
Аның кебек бүген бик күпләргә бүген бәхет елмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев