Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедән Алена Богомазова «Геройларга - булырга!» проектында катнаша

Тавыш бирү башланды

«Геройларга - булырга! 2020» социаль җаваплылык өлкәсендә Бөтенроссия проектында катнашучылар өчен онлайн-тавыш бирү башланды. Әгерҗе районы данын Алена Богомазова яклачак.

Бу инициатива җәмгыятьнең игътибарын эшче һөнәр ияләре кешеләренең намуслы һәм фидакарь хезмәтенә җәлеп итүгә, социаль әһәмиятле эш-гамәлләрне һәм волонтерлыкны пропагандалауга, шулай ук кешегә, гаиләгә һәм гомумән дәүләткә карата ихтирамлы мөнәсәбәтнең уңай мисалларын булдыруга юнәлтелгән. Быел конкурс алтынчы тапкыр үткәрелә.

Әгерҗе шәһәреннән “Геройларга - булырга!” проектында Әгерҗе-Көньяк сервис локомотив депосының 1 категориясе инженеры Алёна Богомазова катнаша. Ул "Йөрәктән йөрәккә" номинациясендә көч сынашачак. Алёна Богомазова 10 ел дәвамында волонтёр эшчәнлеге белән шөгыльләнә - ялгыз пенсионерларга һәм пенсия алды яшендәге кешеләргә ярдәм итә. Алёна Валерьевнаның исәбендә дистәләгән өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм. 

Якташыбыз өчен шушы сылтама аша узып https://tobehero.ru/heroes/2020 2020 елның 5 ноябренә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев