Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедән Эльза Дәүләтшина (Исхакова) өчен поезд авазы – яшьлеге кайтавазы 

Ул чагында аңа 18 генә яшь була

«Азат хатын» журналының 1973 елгы август саны тышлыгыннан кызыл кофтасы белән комсомол әләме кебек балкып, Әгерҗе локомативлар депосы технигы булып эшләүче кыз елмая. Ул чагында Эльза Дәүләтшинага (хәзер Исхакова фамилиясен йөртә) нибары 18 генә яшь була әле, мәктәпне тәмамлап кына килгән чагы. 

Моннан 46 ел элек булган әлеге вакыйганы  бик яхшы хәтерли ул.  «Кояшлы матур көн иде. Оешмага журналистлар килгән, диләр.  Ул вакытта «замерщик» вазыйфасын башкара идем. Әйдә, фотога төшәбез, дип, мине дә чакырдылар. Кофтаңа туры килә, дип, башыма кемнеңдер яулыгын бәйләттеләр... Бик тиздән ул фото журнал тышлыгында басылып та чыкты. Яшьлегем белән мин аның тормышымдагы нинди зур вакыйга булуын аңлап та бетермәгәнмендер, ниндидер бер гадәти хәл итеп караганмындыр. Ә бит бу нинди зур мәртәбә булган.  Танучылар, сине «Азат хатын»да күрдек, дип әйтүчеләр күп булды», – дип сөйли Эльза ханым. 

Фотосы журнал тышлыгында дөнья күргәннән соң Алатыр тимер юл транспорты техникумын тәмамлый ул,  булачак ире Флюрны очрата, гаилә кора, уллары туа... 

Декрет ялыннан соң, Эльза хезмәт юлын Әгерҗе тимер юл станциясендә дәвам итә. Станциядә кизү тора, диспетчер вазыйфасын башкара... Ул елларда ук инде Әгерҗе  зур сортировка тукталышы була. Дүрт юнәлешкә карап кузгалучы поездларга юл ачып, Горький тимер юлының Ижевск бүлегендәге иң мөһим узелы вазыйфасын үти. 

«Эшемне яраттым, – ди Эльза апа. – Төнге сменаларга чыгарга туры килсә дә,  күңелем теләп бара идем. Ул чакта үзебез дә яшьләр, комсомоллар. Илебезгә файда китерәбез дип янып йөрибез. Эшем җаваплы иде: вагоннарны аерып, төрлесен төрле юнәлешкә озатырга кирәк. Бу төгәллек һәм зур игътибар сорый. Юлны аерырга соңарсаң яки иртәләсәң, каза чыгасын көт тә тор. Булды инде, төрлесе булды: вагоннарга зыян килеп, хезмәт хакыннан тотып калган чаклар да булды». 

Үзе туып-үскән, яшьлеген уздырган Әгерҗесен яратканы сизелеп тора Эльза Хуҗаәхмәт кызының. «Бөтен гомерем Әгерҗедә узды. Юдинога да чакырып караганнар иде, туган төбәгемне калдырып китәргә теләмәдем»,  – ди. Бакчасыннан, түтәлләреннән бушаган арада акрын гына парклардан урап кайта, кайчандыр үзе эшләгән станциягә сугыла, бергә эшләгән дусларын очрата. «Кичәге Әгерҗе белән бүгенгесе арасында җир белән күк аермасы, диярсең. Эшкә барганда аякка галош киеп, корыга чыккач, туфлиләргә алыштырган чаклар бер дә булмаган кебек. Бүген шәһәребез бик матур безнең. Хезмәттәшләр белән очрашкач та, гел шуны сөйләшәбез», – дигән сүзләрендә туган төбәге белән чиксез горурлану яңгырый.   

Ә журналның әлеге санын ул бүгенге көнгә кадәр саклаган... 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев