Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗегә язучылар “десанты“ төште

    Язучылар - Казаннан Ләбиб Лерон, Рифат Җамал, Госман Гомәр, Чаллыдан Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Фидаил Мәҗитов, Ижаудан Гыймран Сафин, Эльмира Нигъмәтҗанова, Әгерҗе районында булдылар. Ерак араларны якын итеп килүләренең матур сәбәпләре дә бар иде: Әгерҗе районы Мордывый авылында яшәп иҗат иткән мәрхүм шагыйрь Чыңгыз Мусинның яңа китабын тәкъдим итү һәм...

    Язучылар - Казаннан Ләбиб Лерон, Рифат Җамал, Госман Гомәр, Чаллыдан Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Фидаил Мәҗитов, Ижаудан Гыймран Сафин, Эльмира Нигъмәтҗанова, Әгерҗе районында булдылар. Ерак араларны якын итеп килүләренең матур сәбәпләре дә бар иде: Әгерҗе районы Мордывый авылында яшәп иҗат иткән мәрхүм шагыйрь Чыңгыз Мусинның яңа китабын тәкъдим итү һәм Кырындыда гомер кичерүче аксакал язучыбыз Габдулла Галиевны 90 яшьлек юбилее белән котлау.

    Чыңгыз Мусинның вафатыннан соң чыккан "Иж буенда кала эзләрем" китабын тәкъдим итү кичәсе Тирсә мәктәбендә шигърият рухы белән сугарылды. Олуг шагыйребез кебек туган төбәген чиксез яратулары укучыларның һәр чыгышында ачык чагылды. Ләйсән Мусина бабасының "Шигырь турында шигырь"не сөйләде. Эстафетаны башка укучылар дәвам итте.

    • Саф татар телендә сөйләшәсез, өздереп биисез, матур итеп җырлыйсыз. Чын шагыйрьне күреп үскән, аның белән тыгыз аралашкан бәхетле балалар сез. Татар халкына сезгә карап бәя бирәчәкләр, - диде Ләбиб Лерон.

    Госман Гомәр дусты Чыңгыз Мусинның бай күңеле шигырьләрендә ачык чагылуы турында сөйләде. Рифат Җамал балаларны китап укып үсәргә өндәде.

    Факил Сафин Чыңгыз Мусин шигырьләренең гаҗәеп төзек, халыкчан булуына соклануын белдерде. Ул Әгерҗе төбәге тарихын бөртекләп җыеп китап чыгарган, милләткә фидакарьләрчә армый-талмый хезмәт иткән Чыңгыз Мусинның варисларын үзе җитәкчелек иткән "Көмеш кыңгырау" газетасы белән актив хезмәттәшлеккә чакырды. "Мәйдан" журналы мөхәррире Фидаил Мәҗитов Чыңгыз аганың, чынлап та, төбәк тарихчысы булуы турында сөйләде. Әлфия Ситдыйкова шигърият яратучыларга иҗат җимешләрен бүләк итте.

    • Әтиебез бу китабын бик көтте, тик күрә алмады. Безне, биш баласын да, туган җирдә яшәп, туган телне яратырга, китап укырга өйрәтте. Без ул кушканча яшибез, - диде мәрхүм шагыйрьнең кызы Люция Хәмитова.

    Гаҗәеп җылы рухта узган китап бәйрәменнән соң Казан һәм Чаллы кунаклары Чыңгыз Мусин каберенә чәчәкләр салдылар...

    Сез табиб та, язучы да,

    Җанга-тәнгә дәва биргән.

    Кырындының тауларыннан

    Тик шифалы талант иңгән.

    Габдулла Галиевның олуг юбилее уңаеннан Әгерҗедә оештырылган кичә әнә шул сүзләр белән башланып китте.

    • Табиб булучылар язучылар арасында нибары өчәү генә: Антон Чехов, Шәриф Хөсәенов, Габдулла Галиев. Әсәрләре "Казан утлары", "Мирас", "Мәйдан" кебек журналларда басылучы каләм остасы Габдулла ага - ун китап авторы. Татарстанда иң өлкән яшьтә дә студент булып югары белемгә ия булуы, хәзер дә кулыннан каләм төшермәве зур соклану уята. - Бу сүзләрне әйтеп Ләбиб Лерон юбилярга Габдулла Тукай энңиклопедиясе тапшырды.

    Рифат Җамал һәм Госман Гомәр Габдулла аганың уникаль шәхес булуын, шундый язучының китабын укып кына түгел, үзен күреп, сүзен ишетеп яшәүләрен, үзләренең аннан үрнәк алуларын сөйләделәр.

    Чаллы Язучылар берлегеннән каләмдәшләренең котлавын Факил Сафин җиткерде. Татар рухияте, татар мирасы, туган тел сакчысы булган олуг затка соклануын белдерде.

    • Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин кебек үз милләтен, үз халкын яраткан, туган төбәгенең тарихын бөртекләп җыйган фидакарь затларга халык ихтирамы чиксез зур. Әгерҗегә багышланган тарихи материаллар әзерләгәндә гел аларга мөрәҗәгать иттек. Габдулла аганың һәр әсәре - күргән, кичергән хисләр белән сугарылган. Шуңа яратып укыла, җанга якын, - диде Фидаил Мәҗитов.

    Ижау каләмдәшләренең сәламен Гыймран Сафин, "Яңарыш" газетасы хезмәткәрләреннән котлауларны Эльмира Нигъмәтҗан җиткерде.

    • Язучылар "начар шигырь язарга Тукайдан оят" дисәләр, без "начар әсәр язарга Габдулла Галиевтан оят" дип сөйләшәбез. Аның белән еш аралашканга, күркәм сыйфатларын, кешелекле булуын күрәбез. Милләт күгендә якты йолдыз булып янучы Габдулла Галиевка илһамлы иҗат телибез, - диде Гыймран Сафин.

    Аның бу изге теләгенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, авылдашлары, улы һәм кызлары, аның иҗатын яратучылар да кушылдылар.

    • Татар язучысы исемен лаеклы йөртергә насыйп булсын! Каләмне кулдан куймадым әле.

    Мөхтәрәм язучының бу сүзләре аңа карата хөрмәтне тагын да арттырды гына.

    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: