Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗелеләр 50 һәм 100 мең акчалата бүләкләр алды

Конкурс йомгаклары ясалды

"Мәдәният" милли проектының "Иҗади кешеләр" төбәк проекты кысаларында иң яхшы авыл мәдәният учреждениеләре һәм иң яхшы авыл мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре ел саен дәүләт ярдәме ала.

2021 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алуга конкурс йомгаклары ясалды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә" номинациясендә Тирсә авыл китапханәсе һәм аның әйдәп баручы китапханәчесе Галләмова Раушания Илдус кызы җиңүче дип танылды.

Аңа 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

"Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре" номинациясендә:

- Мусина Рафисә Рәшит кызы - Иж-Бубый авыл китапханәсе әйдәп баручы китапханәчесе;

- Хикматуллина Чулпан Азат кызы - Ямурза авыл клубы мөдире җиңүчеләр булды.

Аларның акчалата бүләкләре 50 мең сум тәшкил итте. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев