Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр, алдан тавыш бирә аласыз

    8-18 ноябрьдә 2018 елда гражданнарга җирле рефрендумда үзара салым кертүгә кагылышлы сорау буенча алдан тавыш бирү уздырыла. Әгәр дә сез нигезле сәбәп белән (командировка, уку, авыру) 19 ноябрь көнне яшәү урыны буенча тавыш бирә алмыйсыз икән, алдан тавыш бирергә мөмкин. Ул 8-14 ноябрьдә территориаль сайлау комиссиясе бинасында уздырыла. Адрес: Әгерҗе...

    8-18 ноябрьдә 2018 елда гражданнарга җирле рефрендумда үзара салым кертүгә кагылышлы сорау буенча алдан тавыш бирү уздырыла. Әгәр дә сез нигезле сәбәп белән (командировка, уку, авыру) 19 ноябрь көнне яшәү урыны буенча тавыш бирә алмыйсыз икән, алдан тавыш бирергә мөмкин.

    Ул 8-14 ноябрьдә территориаль сайлау комиссиясе бинасында уздырыла. Адрес: Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 13нче йорт (район хакимияте). 15-18 ноябрьдә участок сайлау комиссияләрендә тавыш бирергә була. Үзегезнең сайлау участогын ТРның Үзәк сайлау комиссиясе сайты аша белергә мөмкин.

    Тавыш бирү вакыты эш көннәрендә - 15-19 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 9-13 сәгатьләрдә. Белешмәләр өчен телефоннар: 22955, 21561.

    Территориаль сайлау комиссиясе.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: