Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗелеләр башкаларның борынына чиертте

"Әгерҗелеләр Чаллыга мондый зур ярминкә белән беренче тапкыр гына килсәләр дә, моңа кадәр бездә булган актанышлылар һәм зәйлеләрнең борыннарына чиерттеләр", - диде Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһәдиев безнекеләр оештырган ярминкәгә иң югары бәя биреп. "Матч" булачак Узган җомгада һава торышы кинәт бозылып, ишеп-ишеп кар, яңгыр явып, юллар...

"Әгерҗелеләр Чаллыга мондый зур ярминкә белән беренче тапкыр гына килсәләр дә, моңа кадәр бездә булган актанышлылар һәм зәйлеләрнең борыннарына чиерттеләр", - диде Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһәдиев безнекеләр оештырган ярминкәгә иң югары бәя биреп.

"Матч" булачак
Узган җомгада һава торышы кинәт бозылып, ишеп-ишеп кар, яңгыр явып, юллар тоташ бозга әйләнгәч, мондый зур ярминкәне кичектерерләр дип уйлаган идек. Товар сатудан тыш чаллыллыларга тәкъдим ителәсе зур концерт та ачык һавада булырга тиеш бит. Дөресен әйткәндә, Наил Мәһәдиев та ярминкәне кичектерү ягында булган.
- Әмма Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров "Матч теләсә нинди һава торышында да булачак!", дип шаккатырды, - диде Наил Мәһәдиев.
Дөрестән дә, әгерҗелеләрне бернинди начар һава торышы да куркытмады. Әлеге зур ярминкәне уздыру өчен җан атып йөргән авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин :
- Авыл җирлекләре башлыклары җитәкчелегендәге товар сатучылар иртәнге өчтә торып олы юлга кузгалдылар. Иртәнге җидедә алар сәүдәне башлап җибәргәннәр иде инде. "Агро-Кама", "Нәүрүз" хезмәтчәннәре, ит, бәрәңге, балык, бал сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр дә иртәнге алтыда сәүдә урынында иде. Безнең бәхеткә, әле ярый өстән явып тормады, - диде ул.
Дөрестән дә, ул көнне Чаллыдагы Сарман трактын әгерҗелеләр яулап алды. Иртәнге сәгатьләрдә үк дәртле музыка кала халкын сәүдә мәйданына дәшеп торды. Авыл җирлекләре тарафыннан биредә оештырылган татар, удмурт, мари мәйданчыкларында Фәнис Арсланов, Анатолий Касьяновның гармунда өздереп уйнавы, шунда ук безнекеләрнең татар, удмурт, мари биюләрен башкарып, сатып алучыларны да биюгә чакырулары, нәкъ борынгы авылдагыча күмер самаварларында чәй кайнап торулары кемне генә битараф калдырсын икән?!
- Җитмешкә җитеп, иртә таңнан базарга чыгып биегәнем юк иде. Болар аюны да биергә өйрәтә торган егетләр, ничек биеми түзәсең инде. Узып барышлый гына кайсы район нинди тамаша күрсәтә икән дип сугылган идем. Рәхәтләнеп биеп тә алдым, кәефләр күтәрелеп китте Менә бу кызларның каймак-эремчекләре бик аппетитный күренә, алыйм әле, - дип Нурия апа Миннәхмәтова Тәбәрле сатучылар янына юнәлде.
Кичкетаң җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев:
- Үз гомеремдә базарда сату иткәнем юк иде. Бактың исә, яхшы гына сәүдәгәр икәнмен. Менә арпа, кәбестәне әйбәт кенә саттык. Ашлыкны нигездә кала халкы күгәрченнәргә дип ала.
Ә Салагыш җирлеге башлыгы Фәнис Фәхриев халыкны үзләренең сәүдә мәйданчыгына җәлеп итү өчен аларны биергә дә чакыра, җырлата да, товарларын мактаганда теле-телгә йокмый.
Бу көнне биредә иң арзан ит "Агро-Кама"ныкы икәнлеген шәһәр җитәкчелеге дә күреп алган.
- Моңа кадәр бер генә район да итне 200 сумнан сатмады. Әгерҗелеләргә рәхмәт, кала халкына шул бәягә ит сатып алу мөмкинлеге тудырган өчен, - диде Наил Мәһәдиев та.
Красный бордан эшмәкәр Лилия Чурмантаеваның балыклары янында да сатып алучылар шактый җыелган. Кама елгасыннан тотылган щука, карась, сазан, судак, табан балыкларының бәясе дә 80-130 сум тирәсе генә иде.
-Без Сарман трактында даими сатабыз. Үзебезнең даими сатып алучыларыбыз да бар, - дип сөйләп торганда сүзгә Чаллы карты 86 яшьлек Габденур бабай да кушылды:
- Мин ит ашамыйм. Балыкны да теләсә кайдан сатып алмыйм. Красный бордан китергәннәрен көтеп кенә торам. Минем карчык та Красный бордан булгангамы, Кама балыгы да бик тәмле тоела, - дип балык сайлый башлады.
Красный бордан Люция Миннәхмәтова гөмбәнең ниндиен генә алып килмәгән, тозлаганы, маринадлаганы, гөмбә икрасы да бар иде. Ул җыйган дару үләннәре тирәсендә дә сатып алучылар кайнаша.
Пеләмешнең танылган һәвәскәр умартачысы Эдуард Михайлов Чаллы халкын инде өч ел югары сыйфатлы бал белән тәэмин итә икән. Өлкәннәр көнендә даими сатып алучы әби-бабайларына күчтәнәчкә дә бал өләшкән. Шуннан соң сатып алучыларым тагын да артты, ди ул.
Эдуардның туганы Леонид Сергеев бу көнне Чаллы халкына 300 пар мунча себеркесе сатты. Район икмәк-азык комбинатының икмәген дә бик тиз сатып алып бетерделәр.

Мәйданны дер селкеттеләр
Атна саен диярлек күрше-тирә районнардан килеп уздырган ярминкәләрне күп күргән чаллылыларның күңелен яулап алу җиңел түгел, әлбәттә. Монда районыбызның сәхнә осталары ярдәмгә килде. Алар өч сәгать ачык һавада гаҗәеп матур концерт куйдылар. Сәхнәдә үзләре генә җырлап-биеп калмадылар. Мәйданга җыелган халыкны марича да, татарча да биеттеләр. Ә яшь йолдызыбыз Лиана Алавердовага кушылып рус халык җырларын бөтен мәйдан җырлады. "Көмеш телле гармун" ансамбле егетләре уйнаганда халык тагын түгәрәк ясап биеп рәхәтләнде.
- Мондый ярминкәләрнең берсен дә калдырмыйм. Әмма әгерҗелеләр кебек бөтен мәйданны дер селкеткәннәрен күргәнем юк иде әле, булдырасыз, атна саен килегез, - дигән теләген җиткерде Рафис ага Мөхәммәтдинов.
Шундый ук сүзләрне Комсомол районы башкарма комитетының бүлек начальнигы Риф Миннанов та җиткерде:
- Сез базар халкын гына түгел, бу тирәдәге күп катлы йортларда яшәүчеләрне дә уяттыгыз. Әнә күпме кеше балконнарына чыгып, әгерҗелеләр концертын карый, - диде ул сокланып.
Әнә шулай, Әгерҗе Чаллы халкын арзанлы азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмады, рухи азык бүләк итеп тә шаккатырды. Наил Мәһәдиев
- Киләчәктә Сарман трактында әгерҗелеләргә даими сату өчен берничә нокта булдырачакбыз, - дип сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев