Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр дә “Зур этнографик диктант“ акциясенә кушылды

    Бүген, 3 ноярьдә, әгерҗелеләр район үзәк китапханәсендә узган "Зур этнографик диктант" акциясенә кушылдылар. Безнең районнан 50 кеше үзенең этнографик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләргә теләк белдерде. Һәр катнашучыга идентификацион номерлы тест бланкысы таратылды. Диктант язарга килүчеләрдән тәэсирләре белән уртаклашуларын да үтендек. - Тарихи даталар булган сораулар бераз кыенлык тудырды. Ә халыклар турындагы...

    Бүген, 3 ноярьдә, әгерҗелеләр район үзәк китапханәсендә узган "Зур этнографик диктант" акциясенә кушылдылар. Безнең районнан 50 кеше үзенең этнографик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләргә теләк белдерде.

    Һәр катнашучыга идентификацион номерлы тест бланкысы таратылды. Диктант язарга килүчеләрдән тәэсирләре белән уртаклашуларын да үтендек.

    - Тарихи даталар булган сораулар бераз кыенлык тудырды. Ә халыклар турындагы сораулар миңа бик җиңел тоелды, - диде Чулпан.

    - Бу акциядә мин беренче тапкыр катнашам. Белемеңне сынау өчен менә дигән чара бу. Диктант язганда үземнең күп нәрсәне белмәвем дә ачыкланды. Алга таба Россиядә яшәүче халыклар, аларның тарихлары, традицияләре турында күбрәк укырга туры килер, - диде Әлфия.

    Биремнәргә дөрес җаваплар һәм типик хаталарга анализ акциянең www.miretno.ru сайтында һәм Милләт эшләре буенча федераль агентлыкның www.fadn.gov.ru

    сайтында 10 ноябрьгә кадәр урын алачак.

    Исегезгә төшерәбез: әлеге акция ел саен Россиянең 85 төбәгендә һәм БДБнең 11 илендә уздырыла.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: