Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗелеләр Ижау Сабан туен гөрләттеләр

150 кешелек делегация ут күршеләребез – Ижауда милли Сабан туен уздыруда зур булышлык күрсәттеләр

Район башлыгы Азат Вәлиев җитәкчелегендәге 150 кешелек делегация ут күршеләребез – Ижауда милли Сабан туен уздыруда зур булышлык күрсәттеләр. 

Район үзәкләштерелгән клублар системасы хезмәткәрләре, үзешчән артистларыбыз, бию коллективлары милләттәшләребезгә искиткеч матур концерт бүләк иттеләр. Туган як, дуслык, Сабантуй турындагы җырлар да, күз явын алырлык костюмнардан сәхнәне балкыткан биючеләрнең чыгышлары да көчле алкышларга күмелде. Бу көнне милләттәшләребез китапханәчеләр тәкъдим иткән район тарихы, Әгерҗе турындагы, җирле язучыларыбызның китаплары, музей хезмәткәрләре әзерләгән “Татар өе“ һәм “XIX гасыр ахыры XX гасыр башында Әгерҗе төбәгенең мәгърифәтче һәм дин эшлеклеләренең рухи мирасы“ дип исемләнгән күргәзмәләр белән дә таныштылар. 

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Президент Рөстәм Миңнехановның Сабан туе котлавын укып җиткерде. Ә Азат Рөстәм улы үз чыгышында ут күршеләребез белән әгерҗелеләрне күпьеллык ныклы дуслык җепләре бәйләвен ассызыклады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев