Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр Шәһәр көнен нинди кәеф белән каршы ала?

    Әгерҗедә һәркемнең яраткан урыны бар

    Бүген – яраткан шәһәребезнең туган көне. Биредә кемнеңдер инде гомере узган, ә кемдер Әгерҗе белән бәйле биографиясен әле яза гына башлый. Ничек кенә булмасын, Әгерҗедә һәркемнең яраткан урыны бар. 

    Ирина БАРАНОВСКАЯ, Гагарин урамы, 11нче йорттагы өлкән вәкил:
    –    Мин тумышым белән  Самара өлкәсеннән. Әгерҗегә язмыш 1969 елда китерде. Озак еллар СМП-184тә эшләдем, комсомол әйдәүчесе булдым. 
    Шушы еллар эчендә Әгерҗе туган шәһәргә әйләнде инде. Ә иң яраткан урыным – үзебез яши торган күпкатлы йорт ишегалды. 
    Без анда 1980 елдан бирле гомер кичерәбез. Шул чорларда ук мине йортның өлкән вәкиле итеп сайлап куйганнар иде. Әлеге җәмәгатьчелек вазифасын башкармасам да, ишегалдыбыз өчен барыбер борчылыр идем, мөгаен. 
    Мин аны бик тә яратам. Ишегалдыбыз зур, яшел, күләгәле безнең. Кайчандыр биредәге каеннарны үзебез утырткан идек. Хәзер матурлыкларына сокланабыз. 
    Ишегалдындагы юлны төзекләндерделәр. Безнең үтенечкә колак салып, кер киптерү өчен җайланма урнаштырдылар. Парковка мәйданчыгы тәртипкә китерелде. Бу эшләргә биредә яшәүчеләр дә үз өлешен кертте. Яңгыр явып үткәннән соң балконнан ишегалдындагы тормышны күзәтергә яратам. Тирә-як шундый матур: анда – яшеллек, саф һава. Өлкән яшьтәгеләр чыгып утыра. Балалар уйный. Песиләр кояшта кызынып ята. 
    Ел саен үз көчебез белән ишегалдын тәртипкә китерергә тырышабыз. Буйыйбыз, чәчәкләр утыртабыз. Өмәләргә барысы да чыгалар. Аеруча актив икесен аерым билгеләп үтәсе килә. Алар – чәчәк үстерүчеләребез Фиридә Шәйсолтанова һәм Алевтина Полинкина.
    Проблемалар да юк түгел. Әйтик, балалар өчен тауның зурлыгы. Ул куелган чакта уен мәйданчыклары программалары гамәлгә кермәгән иде әле. Безнең  ишегалдына да башкалардагы кебек уен комплексы урнаштырылсын иде. Шәһәр җитәкчелеге әлеге үтенечебезне ишетер дип өметләнәбез. 

     Александр ГУЩИН, музыкант:
    –    Хәзергесен төгәл генә әйтә алмыйм, әмма 70-80нче елларда Әгерҗедә кемнән генә сорасаң да, иң яраткан урыны дип Ленин клубын атар иде, мөгаен. 
    Аны әле хәзер дә күпләр сагынып искә ала. Биредә тормыш, чын мәгънәсендә, кайнап торды. Иң актив халык нәкъ шул тирәдә яшәде. Икмәк-азык комбинаты урнашкан әлеге урам буйлап кибетләр тезелеп киткән иде. 
    Без 1975 елда Казахстаннан Әгерҗегә күчендек. Миңа ул чакта 17 яшь иде. Хәзер кече базар урнашкан урындагы (ул чакта Первомайская урамы иде, хәзер – Гагарин) йортта яши башладык. Беренче тапкыр Ленин клубына барганны мәңге онытмам. Алма төшәрлек тә урын юк. Биек сәхнә, халык күплегеннән тирләгән диварлар, аппаратура... “Темная ночь” җыры агыла. Аны да башкачарак кабул итәләр иде ул чакта, минемчә. Халык та башкачарак булгандыр, күрәсең. 
    Виктор Власов, Алексей һәм Виктор Лукшиннар, Сергей Долженков, Николай Красноперов, Виктор Сальников катнашындагы төркемнәр бик популяр иде ул елларда. Кызганычка каршы, артистларның күбесе арабызда юк инде. 
    Нина Казакова җитәкчелегендә хор эшли иде. Минем әти тынлы оркестрда уйнады. Бик еш кино күрсәтәләр иде. Ленин клубы сәхнәсендә танылган артистлар, акробатлар, штангистлар еш чыгыш ясады. Спартак Мишулинның спектакль белән килгәне хәтердә. Штангист Александр Засс чыгышлары да – күз алдымда. 
    Җәй көне клуб ишегалдындагы бию мәдйнчыгы “кайнап” торды. Ул тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, ә алдында – будка. Анда – билет сатып утыручы әби. Клуб ишегалдында фонтан бар иде. 
    Көн саен өч дружиначы дежур торып, тәртип бозучыларны катгый төстә җаваплылыкка тарталар иде. Алардан куркалар иде. Шуңа күрә тәртип булгандыр да инде. 
    Хәзер фонтан юк, юлларга да үлән үскән. Элеккеге елларны хәтерләтеп агачлар гына шаулый. 

    Динара КУЛЯБИНА, яшь әни:
    –    Бүген, мөгаен, күпләр иң яраткан урыны дип “Орешник” ял паркын атар. 
    Ул ачылганчыга кадәр үк без гаиләбез белән биредә йөрергә яраттык. Башта анда бер кечкенә балалар мәйданчыгы гына бар иде. Шулай да парк буйлап йөрү, саф һава сулау ошый иде. 
    Үзгәртеп эшләгәннән соң атна саен барабыз. Бар нәрсә дә заманча итеп эшләнгән, музыка уйный. Кызыбыз Дана, улыбыз Денис батутларда сикерергә, атынгычларда атынырга яраталар. 
    Үзебез белән күп чакта компот, сок йә пешкән камыр ризыгы алабыз. Табигать кочагында ипи дә бик тәмле кебек тоела. 
    “Орешнтик”та халык һәрчак күп. Зурларны да, балаларны да очратасың. Коляскалы яшь әниләр дә күп йөри биредә. Малайлар спорт мәйданчыгында баскетбол уйный. 
    Җитәкчеләргә һәм төзүчеләргә безгә шундый бүләк ясаганнары өчен зур рәхмәт.   
    Екатерина САМСОНОВА сораштырды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: