Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗелеләр “Татарча диктант“ акциясенә кушыла

География киңәя, катнашучылар саны арта

26 сентябрьдә 11 сәгатьтә Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр “Татарча диктант“ акциясенә кушылалар. Аның быелгысы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. 

Татар теленә, мәдәниятенә игътибарны арттыручы, тел белемен тикшерү мөмкинлеген бирүче әлеге акция 2016 елдан бирле уздырыла. Еллар узган саен аның географиясе дә киңәя, катнашучылар саны да арта. Узган ел, мәсәлән, Әгерҗе районында гына 570 кеше акциягә кушылган. “Быел да диктант язарга теләүчеләрнең күп булачагына өметләнәбез“, диләр аны оештыручылар. 

Диктантны ике юл белән язарга мөмкин: өйдән чыкмыйча һәм аны уздыру өчен тәгаенләнгән мәйданчыкларга барып. 

“ӨЙДӘН ЧЫКМЫЙЧА“ язучылар өчен:
Бу көнне сәгать 11дә ТНВ һәм “ТНВ-Планета“ телеканналарында һәм  diktant.tatar сайтында туры эфирда диктант текстын укыячаклар. Моның өчен дәфтәр битенә исем-фамилияне язарга, текст төгәлләнгәч аны телефонга төшереп 89534837711 ватсап номерына җибәрергә кирәк. 
“МӘЙДАНЧЫКЛАРДА“ ЯЗУЧЫЛАРГА:
26 сентябрьдә Әгерҗедә мәктәпләрдә, үзәк китапханәдә, “Яшьләр“ үзәгендә, авылларда мәктәпләрдә диктант язу пунктлары оештырылачак. Маска белән килү мәҗбүри. 

Диктант 30 көн эчендә тикшерелеп, нәтиҗәләре diktant.tatar сайтына урнаштырала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев