Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр үзара салым программасына рәхмәтле

    Дүртенче ел рәттән авылларда, өченче тапкыр Әгерҗедә үзара салым җыюга кагылышлы рефередумнар уза. Аларда халык үзара салым күләмен, әлеге акчаларның нинди максатларда тотылачагын үзе билгели. Шушы еллар эчендә районда үзара салым акчаларына байтак кына эшләр башкарылды инде. Бу хакта халык нинди фикердә? Сәрия ТЮТИЕВА, Исәнбай авылы: - Күп еллар инде...

    Дүртенче ел рәттән авылларда, өченче тапкыр Әгерҗедә үзара салым җыюга кагылышлы рефередумнар уза. Аларда халык үзара салым күләмен, әлеге акчаларның нинди максатларда тотылачагын үзе билгели. Шушы еллар эчендә районда үзара салым акчаларына байтак кына эшләр башкарылды инде. Бу хакта халык нинди фикердә?

    Сәрия ТЮТИЕВА, Исәнбай авылы:

    - Күп еллар инде ялгыз өлкәннәргә медицина хезмәте күрсәтәм мин. Кем әйтмешли, авылның бер башыннан икенче башына кадәр йөрергә туры килә. Әмма зарланмыйм, чөнки авыл юллары көзге кебек хәзер. Үзара салым акчасына ел саен бер-ике урамны төзекләндереп торалар. Мәсәлән, минем карамактагы әбиләр яшәүче Совет, Хезмәт, Октябрь, Мәктәп урамнарының соңгы елларда яхшыруына ак көнләшү белән караган булсак, быел үзебезнең Кирпеч урамына бер чакрымнан артык юлга вак таш җәелүе икеләтә сөенеч булды. 24 ел шушы урамда яшәп, язгы-көзге пычракта бик газап чигә идек. Менә хәзер капка төбенә кадәр выжлатып машинада кайтабыз, җәяү дә рәхәтләнеп йөрибез.

    Чынлап та, үзара салым акчасына Исәнбаебызда бик күп эшләр башкарыла. Кичен барлык урамнарда да балкып ут яна. Шушы бер-ике ел эчендә генә авыл эчендәге 25 су колонкасы алыштырылып, аларга матур беседкалар куелды. Алар авылга үзгә бер ямь өстәп торалар. Капиталь төзекләндерү уздырылган Мәдәният йорты каршындагы мәйданны да танып булмый хәзер. Анда сугышта катнашкан, яу кырында башларын салган авылдашлар хөрмәтенә куелган истәлек такталары, билгесез солдат һәйкәле яңартылды, Мәдәният йорты каршындагы коймалар тотылды. Авылны ямьсезләп, күп хуҗалыкларга куркыныч тудыручы карт тирәкләрне кисүне дә үзара салым акчасына башкаруларына рәхмәт! Соңгы елларда гына 53 йөзьяшәр тирәктән котылганбыз. Авыл башлыгы Фәнил Сираев үзара салым акчасына зират коймаларын да яңартуны дәвам итәчәкләрен дә әйтеп сөендерде. Моның өчен кирәкле әйберләр алынган инде.

    Башкарылган эшләр болар белән генә чикләнмидер. Алда тагын күпме эшләр көтәдер. Хөкүмәтебез әлеге программаны гамәлгә кертеп бик дөрес эшләде. Авылларыбызда башкарылган эшләр күз алдында да бит. 19 ноябрьдә дә референдумга барачакбыз. Үзара салым акчасын да иң беренчеләрдән булып тапшырырбыз.

    Венера МИНЕГУЛОВА, Әгерҗе шәһәре:

    - Без Казанская урамында яшибез. Татарский тыкрыгыннан безнең урамга илтүче Әгерҗе елгасы аша салынган күпердән еш чыгарга туры килә. Моңа кадәр күперебез бик куркыныч иде. Күп урында такталары купкан, коляска тәгәрмәчләре төшеп китә иде хәтта. Күптән түгел күперебезне бик яхшы итеп төзекләндерделәр. Аннан хәзер көндез дә, төнлә дә узуы куркыныч түгел. Урамга йөрергә чыккач, башка урамнарга илтүче күперләр аша да узарга туры килә. Советская урамындагы күпердән чыгу да бик уңайлы хәзер. Чөнки аны да безнеке кебек итеп капиталь төзекләндерделәр. Моңа кадәр Толстой урамына илтүче күпер дә бик куркыныч иде, аның да идәннәрен алыштырдылар. Красноармейская, Һ.Такташ урамнарына илтүче күперләрне дә буядылар. Әгерҗе елгасы аша салынган күперләрнең яңа төсмер алуына, төзекләнедерелүенә, безнең өчен уңайлы итеп ясалуына без бик сөенәбез. Бу эшләрнең үзара салым акчаларына башкарылуын да беләбез. Шуңа күрә гаиләбез белән узган ел да әлеге акчаларны бик теләп тапшырдык, быел да үз өлешебезне кертәчәкбез. Әле Әгерҗедә эшлисе эшләр күп бит. Әйтик, безнең Казанская урамында күп кенә баганаларда ут янмый. Киләчәктә бу эш тә башкарылыр дип өметләнәбез. Әлеге программа әле күп еллар гамәлдә булсын иде. Безнең өчен мөһим булган эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә бит ул.

    Людмила ПАТРИКЕЕВА, Красный бор авылы:

    - Безнең Красный борда да үзара салым акчаларына күп кенә эшләр башкарыла. Безне, өлкән буын вәкилләрен, иң беренче чиратта әлеге акчаларга зиратны койма белән әйләндереп алулары сөендерде. Ә менә быел әлеге акчаларга гидрантлар куела. Бу да янгын куркынычсызлыгы өчен бик кирәк. Сугыштан соң вафат булган ветераннар хөрмәтенә һәйкәл куелуына да шатланабыз. Анда минем әтиемнең дә исеме урын алачак.

    Үзара салым акчаларына Красноборская урамына таш түшәлүе, Зуевода бер урамда суүткәргеч алыштырылуы, колонкалар һәм коелар урнаштырылуы турында да хәбәрдар без. Красный борда кайбер урамнарны өстәмә яктыртачаклар икән дип тә ишеттек. Шул акчаларга киләчәктә безнең Маркин урамын да бераз төзекләндерсәләр, бик тә рәхмәтле булыр идек. Ә, нигездә, тормыштан зарланмыйбыз. Фатирларыбыз җылы, якты, су ага. Тагын да күбрәк уңайлыклар булдыру мөмкинлеге бирүче үзара салым программасына без рәхмәтле генә. Шуңа акчасын да теләп тапшырабыз.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: