Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗенең 8 нче санлы балалар бакчасында Сабантуй узды

Балалар бик теләп уйнадылар

Әгерҗе шәһәренең 8 нче санлы балалар бакчасында патриотик тәрбия бирүгә, балаларны татар халкының һәм республикада яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Ел саен үткәрелә торган традицион Сабантуй бәйрәме моңа ачык мисал.

Бүген балалар бакчасы мәйданчыгында күңелле, дәртле халык көйләре астында узган чара балаларны җыйды. Чара Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп үткәрелде. Балалар бик теләп уйнадылар, ярыштылар, җырлап-биеделәр.

Оештыручылар-тәрбиячеләр тырышлыгы белән бәйрәм матур һәм истә калырлык булды. Балалар янына кунакка әкият геройлары килде. Алар милли бәйрәм тарихы турында сөйләп, аның рухын тоярга ярдәм иттеләр һәм балалар белән бергә барлык ярышларда да актив катнаштылар: капчык киеп, авызга йомырка белән кашык кабып йөгерделәр, "ат чабышлары" да булды. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, такмаклар җырладылар.

Чара бик кызыклы һәм җанлы үтте. Балаларның бу матур, күңелле милли бәйрәм турында онытылмаслык тәэсирләре калыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев