Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗенең 80 еллыгына багышлап уздырылган фотобәйгегә йомгак ясалды

Әгерҗебезнең 80 еллыгына багышлап район мәдәният бүлеге һәвәскәр фотога төшерүчеләр арасында “Мин яшисе һәм эшлисе килгән район“ исемле бәйге игълан иткән иде.

 

Туган ягыбызның бай, матур табигатен, шәһәребез, авыллар тормышын чагылдырган, кызыклы, мавыктыргыч күренешләрне ачып биргән фотолардан тулы бер композиция барлыкка килгән. Үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева җиңүчеләрне бүләкләгәндә аларның матурлыкны күрә белүләренә соклануын белдерде һәм олы рәхмәтен җиткерде.

Җиңүчеләр:

I урын – Кырындыдан Ранис Алиев.

II урын – Иске Чекалдадан Владимир Лукоянов.

III урын – Тәбәрледән Фәнис Шаһабиев.

Азеводан Әлфия Һадиева, Девәтернәдән Фәнис Арсланов, Уразайдан Инзилә Ибраһимова махсус призларга ия булдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев