Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗенең бер төркем хезмәт алдынгылары “Уңыш бәйрәме“ндә катнаштылар

    Кичә Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан "Уңыш бәйрәме" булды. Анда Президент Рөстәм Миңнеханов көнне-төнгә ялгап эшләүче тынгысыз авыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен җиткерде, югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгыларга Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Безнең районнан әлеге зур бәйрәмдә район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация катнашты. Менә алар: Көмешай Хәбибуллина -...

    Кичә Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан "Уңыш бәйрәме" булды. Анда Президент Рөстәм Миңнеханов көнне-төнгә ялгап эшләүче тынгысыз авыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен җиткерде, югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгыларга Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

    Безнең районнан әлеге зур бәйрәмдә район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация катнашты.

    Менә алар:

    Көмешай Хәбибуллина - авыл хуҗалыгы тармагы ветераны.

    Илнур Зәйнуллин - "Наҗар" ширкәте баш инженеры.

    Мирзанур Ганиев - "Агрохимсервис" ширкәте машина йөртүчесе.

    Сергей Савельев - "Сарсак-Омга" ширкәте инженеры.

    Василий Гаврилов - "Сарсак-Омга" ширкәте тракторчысы.

    Олег Михайлов - "Варкләд-Бодья" ширкәте механизаторы.

    Рөстәм Шакиров - "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте баш энергетигы.

    Алексей Красильников - "Биектау" бүлекчәсе механизаторы.

    Ирек Нәгыймов - "Исәнбай" бүлекчәсе идарәчесе.

    Ирек Фәйзуллин - 5нче филиал мастер-наладчигы.

    Рәмзил Гәрәев - 5нче филиал машина йөртүчесе.

    Николай Сапожников - дуңгызчылык комплексы идарәчесе.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: