Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗенең Җиңү паркында чернобыльчеләрне искә алдылар

Быел Чернобыль атом электр станциясендә реактор шартлауга 30 ел. XX гасырның иң зур экологик фаҗигасе булган шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан да 19 ир-егет катнашты. Ни кызганыч, бүген аларның 10сы гына исән. Радиация һәлакәтендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көнендә чернобыльчеләр, вафат булган чернобыльчеләрнең тол хатыннары, традиция буенча, Җиңү...

Быел Чернобыль атом электр станциясендә реактор шартлауга 30 ел. XX гасырның иң зур экологик фаҗигасе булган шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан да 19 ир-егет катнашты. Ни кызганыч, бүген аларның 10сы гына исән.

Радиация һәлакәтендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көнендә чернобыльчеләр, вафат булган чернобыльчеләрнең тол хатыннары, традиция буенча, Җиңү паркына килделәр. Хәрби хезмәттәшләре, якыннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәк салганнан соң, аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Ольга Еремина сәламләде. Аннан чернобыльчеләр җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. "Ни өчен чернобыльчеләргә күп кенә медицина хезмәте бушлай күрсәтелми?", "Торак-комммуналь хезмәтләрне түләүдәге ташламалар юкка чыга бара", "Санаторийга юллама бирелми" кебек моң-зарларын, проблемаларын бәян иткәннән соң арадан берәү:

- Боларны без ел саен әйтәбез инде, тик чишелеше генә күренми. Ярый инде, эчебезне бушаттык, - дип әйтеп куйды. Бераз алга китеп, шунысын ассызыклыйбыз: бу очрашу поликлиниканың баш табибы Эдуард Овчинников, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова катнашында халыкны социаль яклау идарәсе бинасында түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Эдуард Вильевич һәм Зөлфия Шамилевна чернобыльчеләрне борчыган күп кенә сорауларга җавап бирделәр. "Ровесник" клубы яшүсмерләре концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре чернобыльчеләргә чәй табыны һәм бүләкләр дә әзерләгән иде.

Ә Җиңү паркындагы чара барышында моннан 11 ел элек бакыйлыкка күчкән чернобыльче Рафаэль Шәйхәйдәровның тол хатыны Гүзәл ханым кәгазьдән ясаган ак торналар таратты. Ак торна - җиргә, безгә тынычлык бүләк итүчеләргә хөрмәт билгесе ул. Гүзәл ханымның торналары да Чернобыль һәлакәте нәтиҗәсендә вакытсыз бакыйлыкка күчкән җәмәгате Рафаэльне, башка радиация корбаннарын онытырга хакыбыз юклыгын, әлеге фаҗигаләрдә катнашкан батырларга көн дә хөрмәт күрсәтелергә тиешлеген тагын бер кат искәртә кебек.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев