Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Әгерҗенең “кирпичка“ микрорайонында яңа клуб августка әзер булачак

Әгерҗе районында да егермедән артык партия программасы уңышлы тормышка ашырыла. Аларның күбесе - авылларда. ФАПлар, клублар, ветеринария пунктлары төзелә, мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, авыл җирлекләре Советлары биналары ремонтлана, юллар төзекләндерелә. - Беркемгә дә сер түгел, "Бердәм Россия" программалары булмаса, бу төзелешләрнең, капиталь ремонт эшләренең берсе дә булмас иде. Чөнки район...

Әгерҗе районында да егермедән артык партия программасы уңышлы тормышка ашырыла. Аларның күбесе - авылларда. ФАПлар, клублар, ветеринария пунктлары төзелә, мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, авыл җирлекләре Советлары биналары ремонтлана, юллар төзекләндерелә.
- Беркемгә дә сер түгел, "Бердәм Россия" программалары булмаса, бу төзелешләрнең, капиталь ремонт эшләренең берсе дә булмас иде. Чөнки район казнасында мондый зур төзелешләр өчен акча юк. Ел саен районыбызда социаль объектлар төзелешенә, капиталь төзекләндерүгә миллионлаган сумнар бирелүгә сөенеп туялмыйбыз. Менә Әгерҗенең "кирпичка" микрорайонын гына алыйк. Республика программасы нигезендә аларга күктән бәхет төште, - ди район башлыгы Валерий Макаров.
"Кирпичка" - төзү материаллары заводы ябылганнан соң Әгерҗенең онытылып бара торган микрорайоны иде. Юллары ташка үлчим, ике катлы завод йортларының ишегаллары ташландык хәлдә, тузган клуб ишегендә ун елдан артык инде йозак, шәһәргә маршрут автобуслары йөрүдән туктады. Балаларга уйнарга, яшьләргә вакытларын файдалы итеп уздырырга, спорт белән шөгыльләнергә бернәрсә юк Нәтиҗәдә, биредәге яшүсмерләр арасында хокук тәртибен бозу очраклары да еш кабатланды.
Менә шундый аяныч хәлгә төшеп баручы "кирпичка" микрорайоны соңгы 2-3 елда икенче яшьлеген кичерә. Бирегә хәзер асфальт юл буйлап маршрут автобусы йөри. Йортлар ишегалларында балалар мәйданчыклары барлыкка килә. Менә быел республика программасы буенча биредә ике спорт мәйданчыгы төзү планлаштырылган иде. Аның берсе әзер инде. Икенчесе дә тиздән сафка басачак. Ә "кирпичка" халкы өчен иң сөенечлесе - биредә республика программасы буенча клуб төзелү.
- Ел башында 300 урынлы клуб төзеләчәк икән дигән имеш-мимешләр таралгач, ышанып та бетмәгән идек. Менә күз алдыбызда клуб бинасы төзелә башлагач, сөенечебезнең иге-чиге юк. Урыны да бик әйбәт сайланган. Бу клубка элекке совхозда яшәүчеләр дә йөри алачак. Мәдәният учагының ачылуын зарыгып көтәбез. Ничә еллар бәйрәмнәрне дә кайда үткәрергә белми йөри идек бит. Район башлыгы Макаровны көн саен диярлек әлеге төзелештә күрәм. Ул шулай ныклы контрольдә тоткач, клуб тиздән ачылыр дигән өметебез зур, - ди заманында клуб мөдире булып эшләгән Земфира ханым.
- Клубны август ахырында ачарга планлаштырабыз. Ничә еллар бергә җыелып күңел ачу урыны да булмаган "кирпичка" халкы өчен зур бәйрәм булачак, - ди район башлыгы.
Сүз уңаеннан: Быел "Авыл клубы" республика партия программасы буенча Барҗы-Умга авылында да 50 урынлы клуб ачылачак.
БЕЛЕШМӘ:
"Авыл клубы" республика программасы буенча соңгы өч елда Татарстанда 186 клуб төзелде. Шул исәптән, Әгерҗе районында Варкләд-Бодья, Уразай, Ямурза, Пеләмеш, Күләгәш клублары ачылды. Тирсә Мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Быел Татарстанда тагын 45 авыл клубы сафка басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев