Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗенең тол әбиләре фатирлы булды

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы Әгерҗедә яшәүче 88 яшьлек тыл ветераны Сәгъдия апа ШИАБИЕВА өчен гомер көзенең иң истәлекле һәм кадерле бәйрәме булгандыр, мөгаен. Район башлыгы Валерий Макаров, аңа сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Энгельс урамында яңа йорттан фатир ачкычы тапшырды. - Мәрхүм Мөниремнең соңгы истәлеге булыр бу фатир. Их, аякларым...

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы Әгерҗедә яшәүче 88 яшьлек тыл ветераны Сәгъдия апа ШИАБИЕВА өчен гомер көзенең иң истәлекле һәм кадерле бәйрәме булгандыр, мөгаен. Район башлыгы Валерий Макаров, аңа сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Энгельс урамында яңа йорттан фатир ачкычы тапшырды.

- Мәрхүм Мөниремнең соңгы истәлеге булыр бу фатир. Их, аякларым да йөрсә, шушы җәннәт йортында гомер көземне бик рәхәттә уздырыр идем, - ди ул күз яшьләрен көчкә тыеп.

Бу сөенечле күз яшьләре булса да, анда 35 ел иңгә-иң куеп яшәгән Мөнирен сагыну хисе дә яшерелгәнен чамалау кыен түгел.

17 яшендә яу кырына китә Мөнир. Бу 1944 елның декабре була. Каты бәрелешләрнең үзәгендә кайнаган егеткә нинди генә мәхшәрләр күрергә туры килми?! Сугыш тәмамланганнан соң да җиде ел солдат хезмәтен үтәргә туры килә Мордывый егетенә. Туган якларга әйләнеп кайткач Әрем авылы кызы Сәгъдия белән очрашалар, тату гаиләдә биш бала тәгәрәшеп үсә.

- Әнигә ияреп сигез яшемнән колхоз эшенә йөрдем. Урагын да урдым, җир дә эшкәрттем, урамн да кистем. Күз алдына китерегез әле, көрәк белән басу эшкәртә идек. Әнкәй безне "эшләп кеше үлми", дип үстерде. Балаларыма да бу сүзне бик еш кабатлыйм. Аларны кечкенәдән бөтен эшкә өйрәтеп үстердем, - ди Сәгъдия апа.

Тимер юлда эшләгәндә дә алдынгы хезмәткәр була ул. Хуҗалыкта да бөтен авыр эшне үзенә башкарырга туры килә.

- Менә шуларның нәтиҗәседер инде, картлыгымда аякларым бик сызлый. Ике ел инде коляскада гына хәрәкәтләнәм, - ди ул.

Сызлануларга теш кысып түзсә дә, Сәгъдия апаның төшенкелеккә бирелмәве сокландырды. Әнә, Валерий Макаров, "Мир-Строй" ширкәте директоры, депутат Али Ибраһимов бүләкләр тапшыргач, ветеран үзе дә түзмәде, рәхмәт әйтеп җырлап күрсәтте.

- Җыр гомерлек юлдашым булды минем. Бер көн дә җырламый калмыйм. Әнә шул моңлы җырлар аша туган авылым Әремгә кайтып киләм, сугыш корбаннары булган абыйларымны искә алам, Мөниремне сагынам, - ди ул.

Бүген тыл ветераны Сәгъдия апа кызы Гөлсинә тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәвенә дә сөенә. Калган дүрт баласы да әниләре янында еш кунак булалар.

- Шушы якты фатирымда әле тагын балаларым белән бергә шатланып яшәргә язсын иде, - дип тели ветеран.

Белешмә.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗедән Сәгъдия Шиабиева, Девәтернәдән Сания Закирова, Иске Чекалдадан Александра Красноперовага сугыш ветеранының тол хатыннары, Уразайдан Ләйлә Хаҗиевага сугыш ветеранының инвалид кызы буларак Хөкүмәт программасы нигезендә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Гомумән, әлеге программа нигезендә районда барлыгы 404 ветеран фатирлы булды.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев