Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

„Җылылык челтәре”ндә яңа җитәкче

Әгерҗедәге "Тепловые сети" ширкәте карамагындагы 8 шәһәр котельныеның учредительләре моңа кадәр Эльмира Вәлиуллина һәм Тимур Габбасов иде. Әле шушы арада гына Тимур Габбасовның үз өлешен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы милкенә тапшыруы мәгълүм булды. Бу атнада "Тепловые сети" ширкәте директоры итеп Фәрит Радик улы ЗАКИРОВ билгеләнде. Фәрит Закиров 1981...

Әгерҗедәге "Тепловые сети" ширкәте карамагындагы 8 шәһәр котельныеның учредительләре моңа кадәр Эльмира Вәлиуллина һәм Тимур Габбасов иде. Әле шушы арада гына Тимур Габбасовның үз өлешен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы милкенә тапшыруы мәгълүм булды. Бу атнада "Тепловые сети" ширкәте директоры итеп Фәрит Радик улы ЗАКИРОВ билгеләнде.
Фәрит Закиров 1981 елда Әгерҗе шәһәрендә туган. 2004 елда Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Белгечлеге буенча инженер-механик. Моңа кадәр "Теплосбыт" ширкәтендә баш инженер булып эшләгән. Район башлыгы Валерий Макаров коллективны яңа җитәкче белән таныштырды.
- "Тепловые сети" коллективы алдында "Теплосбыт" ширкәте белән берлектә Әгерҗе халкын, социаль-мәдәни объектларны җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүдә өзеклеккә юл куймыйча, үзара аңлашып, зур җаваплылык тоеп эшләү кебек гаять мөһим бурыч тора. Район җитәкчелеге дә, министрлык та сезнең эшчәнлекне даими контрольдә тотачак. Ә мин сезнең сынатмавыгызга, эшегездә ныклы тәртип булачагына ышанам. Иң мөһиме, фатирларыбызда, бакча, мәктәпләребездә, хастаханәләрдә җылы булсын, халыктан сезнең адреска шикаятьләр ишетелмәсен. Быелгы җәй хәлләре бүтән кабатланмасын, - дигән теләген җиткерде район җитәкчесе коллектив хезмәткәрләре белән очрашу вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев