Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Җылы язны көтә күңел

Узган якшәмбедә Кышны озатып, Язны каршы алу бәйрәме үткәрсәк тә, кыш әлегә бирешергә теләми. "Бу атнада суыклары да, карлары да булыр", диләр синоптиклар да. Әмма барыбер җылы яз озак көттермәс инде. Әгерҗедә Май чабу (Масленица) бәйрәме күптән үткәрелмнәде. Быел аны "Имәнлек" ял итү зонасында беренче тапкыр зурлап уздырырга ниятләгәннәр иде....

Узган якшәмбедә Кышны озатып, Язны каршы алу бәйрәме үткәрсәк тә, кыш әлегә бирешергә теләми. "Бу атнада суыклары да, карлары да булыр", диләр синоптиклар да. Әмма барыбер җылы яз озак көттермәс инде.

Әгерҗедә Май чабу (Масленица) бәйрәме күптән үткәрелмнәде. Быел аны "Имәнлек" ял итү зонасында беренче тапкыр зурлап уздырырга ниятләгәннәр иде. Әмма кинәт көннәр җылытып җибәрү нәтиҗәсендә бу тирәдә кар астыннан пычрак чыкты. "Имәнлек"тә җәен зур төзү эшләре башкарылгач, бернинди пычрак та булмас, әлбәттә. Насыйп булса, шаулатып-гөрләтеп бәйрәмнәрне шунда үткәрербез әле киләчәктә.
Аяк асты юеш, көне җилле булса да безнең халык бәйрәмнәрне ярата. Ничек яратмыйсың инде, мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмнәрне күңелләргә хуш килерлек итеп үткәрә беләләр бит. Район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда сәхнә осталары белән бергә халык та рәхәтләнеп күңел ачты якшәмбе көн. Әнә, Кыш ничек кенә үз хокукларын бирмәскә тырышса да, табигать кануннарына каршы торып буламы соң инде?! Мәйданга бизәлгән атка утырып Яз гүзәле килеп керде. Ул килгәч тә Кышның тиз генә Язга урын бирәсе килмәде. Иван патша ярдәмгә килмәсә, Кыш әле дә тарткалашкан булыр иде. Иван патша: "Кыш, без сине дә яратабыз. Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Ә хәзер без җылы көннәр, кояш телибез", - дигәч, кышның да күңеле эреп китте, ахры. Ул, Яздан гафу үтенеп, киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллашты. Яз сылуы да: "Әйдәгез, Май чабуының соңгы көнендә, Бөек Постка аяк басканда бер-беребезне гафу итик, бер-беребезгә гел яхшылык кына телик", - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына.
Аннан соң бергәләп Май чабуның карачкысын дөрләтеп яндырдылар. Бәйрәмгә Яз сылуы хуҗа булып алгач, күңел ачулар башланды. Мәйданга җыелган бала-чагаларга район җитәкчелегенең тәм-томнарын өләштеләр. Мәдәният сараеның сәхнә осталары җыр-биюләре белән кәефләребезне күтәрделәр, кайберәүләр аларга кушылып биеп тә алды. Аркан тартышу, күз бәйләп капчык белән сугышу дисеңме, барысы да күңелле булды. Балалар ат арбасына утырып мәйдан әйләнделәр, аттракционнарда күңел ачтылар. Тик менә Май чабу бәйрәменең төп символы булган белен һәм коймак кына азрак булды сәүдә нокталарында. Башка елларда эшмәкәрләрнең шәхси кафелары да бу бәйрәмгә кушылып, әгерҗелеләрне хуш исле чәй һәм кайнар белен белән сыйларлар дигән өметтә калабыз.
...Язның беренче билгеләре күңелләрне ымсындырып алды да көннәр тагын суытып җибәрде әле. Ә күңел барыбер кояшлы, җылы язгы көннәрнең тизрәк килүен көтә...
Рәмзия Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев