Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Җиңелү белмәс батырлар

Узган шимбәдә 3нче шәһәр мәктәбендә район башлыгы Кубогына X тапкыр уздырылган милләтебезнең йөзек кашы булган көрәш бәйгесен әле күпләр күңелләрендә матур хатирә итеп озак вакыт саклар. Унынчы бәйге Юбилей бәйгесе көрәшчеләрне дә, аларга көч-дәрт биреп торырга килгән җанатараларны да, җитәкчеләрне дә күп җыйган иде. 16 командада 100гә якын көрәшче үзенең...

Узган шимбәдә 3нче шәһәр мәктәбендә район башлыгы Кубогына X тапкыр уздырылган милләтебезнең йөзек кашы булган көрәш бәйгесен әле күпләр күңелләрендә матур хатирә итеп озак вакыт саклар.
Унынчы бәйге

Юбилей бәйгесе көрәшчеләрне дә, аларга көч-дәрт биреп торырга килгән җанатараларны да, җитәкчеләрне дә күп җыйган иде. 16 командада 100гә якын көрәшче үзенең осталыгын, көчен, сәләтен күрсәтте бу көнне. Иң күп көрәшчеләр Исәнбай, Кырынды авылларыннан һәм 27нче училищедан иде. Көрәшчеләре белән дан тотмаса да, Шаршадыдан да 5 егет келәмгә чыкты бу бәйгедә. Ә менә Кичкетаң, Салагыш, Кодаштан бил алышучылар күренмәде. Шәһәрдәге оешма-учреҗдениеләрдән дә бары янгын сүндерү часте, газ-эксплуатация хезмәте вәкилләре генә катнашты. Калганнар, алдан әйтелеп куюга карамастан, бу эшкә бармак аша гына караганнар, күрәсең.
Келәмгә чыгарга җыенучылар арасында таныш йөзләр дә бик күп иде. Әнә, Кырындыдан абыйлы-энеле Ильвир-Илнур Исмәгыйлевлар, Салагыштан Илнур Шиабетдинов, Көчектән Рамил Шәрәфетдинов, Исәнбайдан Илшат Каиров, Тирсәдән ветеран көрәшче Ислам Җиһаншин һәм башкалар... Бүген кайсы "глава" призын алыр икән? "Әниебез Әлфиянең зур юбилее. Абсолют батыр калу өчен бөтен тырышлыгымны куячакмын. Ялгызы өч көрәшче тәрбияләгән әниебезгә зур бүләк ясыйсы килә", - диде Илнур, бәйгегә старт бирелгәнче үк.
Көрәшчеләрне сәламләгән район башлыгы Фәрит Габбасов та: "Элек-электән көрәшчеләр авыллардан чыкты. Шәһәрдә бу спорт төренә әллә ни әһәмият бирелмәде. Шөкер, соңгы вакытта без шәһәр малайларын да аңа тарта башладык. Яшь көрәшчеләр матур гына күрсәткечләре белән сөендерәләр дә. Районда көрәшкә җитди әһәмият бирергә вакыт җитте. Максатыбыз - спорт белән шөгыльләнүчеләр санын тагын да арттыру, көрәшне сәламәт яшәү рәвеше итү. Ә бу бәйгедә һәрберегезгә матур җиңүләр телим", - диде. Гомерләрен көрәшкә багышлаган, бик күп көрәшчеләр тәрбияләгән ветераннарга ихлас рәхмәтләрен җиткерде Фәрит Гарифович. Күп еллар Сабантуйларда батыр калган, ике улында да көрәшкә мәхәббәт тәрбияләгән Салагыштан Имаметдин Шиабетдинов, Тәбәрледә үсеп килүче буынга көрәш серләрен төшендерүче тренер, шулай ук ике улы да районда танылган көрәшчеләр булган Рәүфәт Шәймәрданов, көрәшне үстерүгә җан атып йөрүче, матур идеяләре белән рухландыручы, бик күп көрәшчеләрнең "әтисе" булган Көчектән Альфред Сабирҗановка Мактау грамотасы һәм истәлек бүләкләре тапшырды ул.
Ә районда милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Альфред Сабирҗанов идеяләрне һәрвакыт тормышка ашыруда ярдәм итүче, районда спортны үстерүгә зур өлеш кертүче Фәрит Гарифович һәм федерация рәисе - "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасының генераль директоры Илгиз Салиховка сувенирлар бүләк итте.
Батырлар килә, бирегез мәйдан!
Үзешчән җырчы-биючеләрнең чыгышлары көрәшчеләргә дәрт өстәде. Бәйгегә старт бирелгәнче, мәктәп укучылары арасында район һәм шәһәрдә абсолют батыр калган Көчектән Рияз Баһаветдинов һәм Әгерҗедән Илнур Галимәрдәнов көч сынаштылар. Илнур көндәшеннән көчлерәк булып чыкты. Бу өметле яшь көрәшчеләр район башлыгы кулыннан истәлек бүләкләре алдылар.
Иң беренче булып келәмгә 60 килограммга кадәр үлчәүдәгеләр чыкты. Әлеге үлчәүдә 28 бил алышучының кайсысы җиңүче булачагын алдан фаразлавы да авыр иде. Әнә бит, Кырынды егете, хәзер 27нче училищеда укучы Илнур Шәйдуллин: "Бүген җиңәм дип килгән идем, булмады. Беренче әйләнештәге көрәшчене ектым, әмма икенчесендә көндәшем Рияз көчлерәк булып чыкты. Ул бит - районда абсолют батыр калган егет. Мин үзем дә сыната торганнардан түгел, анысы. Сабантуйларда Кырындыда гына түгел, күрше-тирә авылларда да яшьтәшләремнең "борыннарына чиртәм". Әмма бүген бәхет кояшы миңа елмаймады. Шулай да төшенкелеккә бирелмим. Икенче юлы ярышка тагын да ныграк әзерләнәчәкмен", - диде. Ә менә Исәнбайдан Әлмир Шәрәфиев бәйге башланганчы ук авылдашларына: "Минем өчен көч бирегез, мин җиңәргә тиеш!" дигән иде һәм сүзендә торды. Әлбәттә, җанатарларның да ярдәме тими калмагандыр. Ул келәмгә чыгуга, "Әйдә! Бирешмә! Күтәреп сал! Афәрин!" дип көч биреп торулардан зал яңгырап торды.
Әнә, ветеран көрәшчеләр Имаметдин ага, Кырындыдан Сирин Нурмөхәммәтов, Иж-Бубыйдан Раил Гадршин келәмгә чыкмасалар да, улларының көндәшләрен ничек җиңүләрен рәхәтләнеп күзәттеләр. "Эстафета таягын хәзер улларыбызга тапшырдык. Данирның уңышларына сөенәм. 2010 елда Ижау Сабан туенда балалар арасында абсолют батыр калган егет бит ул", - диде Сирин абый, улы өчен горурланып. Имаметдин ага да бу көнне яшьлегенә кайтып килгәндәй булды. "Үземнең көрәшеп йөргән вакытларым искә төште. Дәрт бар да, дәрман юк шул инде хәзер келәмгә чыгарга. Илнурыма гына көч бирергә калды", - диде ул, уфтанып.
Келәмгә бер-бер артлы кызыл һәм яшел футболкалы егетләр чыга торды. Җиңелүчеләр төшеп калды, җиңүчеләр икенче әйләнешкә узды. Әнә шулай, бил алышулар кызганнан-кыза барды, сизелмичә бәйге ахырына да якынлашты. Иң дулкынландыргыч мизгелләр, әлбәттә, абсолют батыр исеме өчен көрәш булгандыр. Үз үлчәүләрендә беренчелекне яулаган иң көчлеләр Әлмир Шәрәфиев, Рәдиф Мөэминов, Рамил Шәрәфетдинов, Илнур Шиабетдинов, Илнур-Илвир Исмәгыйлевлар, Рафат Сафиуллин, Илшат Каиров бил алыштылар. Әнә, Әлмир дә, Рәдиф тә гәүдәгә үзләреннән ике тапкыр зуррак Илнур абыйларына каршы көрәшкә чыгарга курыкмадылар. Ә иң соңыннан келәмдә ике Илнур гына калды. Алар икесе дә - кечкенәдән көрәштә, бәйгеләрдә беренче тапкыр гына очрашмыйлар. Озак тартышканнан соң, Исмәгыйлев Шиабетдиновны җиңде. Зал, дәррәү килеп, җиңүчене котлады. Бәйге алдыннан әйткән сүзләре чынга ашты Илнурның. "Район башлыгы Кубогын алуым - әнкәйнең юбилеена иң зур бүләк", - диде ул. Ә бит бүләк Кубок белән генә чикләнмәде. Абсолют батыр район башлыгының 10 мең сумлык акчалата бүләгенә дә лаек булды. Һәр үлчәү категориясендә призлы урыннар яулаган көрәшчеләр дә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов кулыннан кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Шунысын да әйтергә кирәк: "ЖилЭнергоСервис" ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев беренче урын яулаган өч Исәнбай егете Әлмир, Рәдиф, Илшатка акчалата бүләкләр тапшырды. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы да тамашачы мәхәббәтен яулаган Әлмир Шәрәфиев, абсолют батыр өчен көрәшкән ике Илнурга истәлек бүләкләре тапшырды.
Ә командалар буенча исәнбайлыларга тиңнәр булмады. Алар уникенче ел рәттән районда чемпионнар исемен яуладылар. IIдә - 27нче училище, IIIдә Кырынды командасы.
Беренчелекне яулаган көрәшчеләр бу атнада Чаллыда М.Җәлил призына узачак бәйгедә Әгерҗе данын яклаячаклар. Уңышлар сезгә, егетләр!
"Батырлар"ны карагыз
Район башлыгы Кубогына көрәшне 19 февраль, ягъни якшәмбе көнне ТНВ каналындагы "Батырлар" тапшыруыннан карый аласыз. Әлеге тапшыруны алып баручы якташыбыз Айдар Шәймәрданов әлеге ярышны төшерергә кайткач: "Миңа бик ошады. Бергә көрәшеп үскән яшьтәшләремнең әле хәзер дә келәмнән аерылмауларына сөендем. Туган ягымдагы яшь көрәшчеләрнең бил алышуларын рәхәтләнеп күзәттем. Бик матур оештырылган иде ярыш. Авыл башлыкларының үз көрәшчеләре өчен ничек җан атып утырулары үзе генә ни тора?! - диде ул.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кљрђшчелђр, келђм,